16+

Ветераннарга - акча, әфганчыларга - машина

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу көннәрдә республиканың теләсә кайсы районына килеп төшәргә мөмкин.

Ветераннарга - акча, әфганчыларга - машина

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу көннәрдә республиканың теләсә кайсы районына килеп төшәргә мөмкин.

- Президент республика районнарына сәфәрләр сериясен башлады, ул Балтач белән Кукмара төбәкләрендә булырга өлгерде инде, - дип хәбәр итте Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова 13 февральдә узган брифингта.

Балтачтагы очрашуы вакытында Президент Рөстәм Миңнеханов:”Авыл хезмәтчәннәренең хезмәт хакы лаеклы дәрәҗәдә булырга тиеш. Авыл хезмәтчәннәре хезмәт хакы мәсьәләсен аерым конторольдә тоту кирәк”,-дигән. Балтач районында уртача хезмәт хакы 25,8 мең сумны тәшкил итә. Ләкин, әлеге райондагы 54 оешмада хезмәт хаклары хезмәт хакының минималь күләменнән азрак икән. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Юлламасында әйтелгәнчә, хезмәткә түләү хезмәт хакының минималь күләменнән түбән булырга тиеш түгеллеген кисәткән Рөстәм Миңнеханов.

 Балтач һәм Кукмара якларында агрохуҗалыклар эшли әле ичмаса, хәтта, колхоз исеме дә сакланган. “Бу районнарда азмы-күпме акча алалар. Колхоз да һәм совхоз да бетерелгән, ә алмашка бернинди агропредприятие оештырылмаган төбәкләрдә ни эшләргә?”-дип сорау бирдем.

- Агропредприятиеләр оештыруда районнар башлыклары тырышырга тиеш, бу аларның эше, - дип җавап кайтарды Лилия Галимова.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәр урында лаеклы хөрмәт күрсәтелергә тиеш, дип катгый таләп куйган. Рөстәм Миңнеханов Балтач районына сәфәре вакытында шушы төбәкнең Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Галиевка Җиңүнең 75 еллыгы юбилей медален тапшырды. 

ТАССРга-100 ел тулу уңаеннан, Президент Рөстәм Миңнеханов 75 мең сум федераль түләүләргә республикадан 25 мең сум өстәде. Лилия Галимова аңлатканча, 25 мең сум Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыннарына һәм “Житель блокадного Ленинграда” күкрәк тамгасы белән бүләкләнгән кешеләргә бирелә. Тыл хезмәтчәннәренә һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннарына 5 мең сум өстәлә.

Совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты Әфганстаннан чыгарылганга быелның 15 февралендә 31 ел була. Әлеге датага багышлап, хәтер митинглары һәм чаралар оештырыла.

- Казан Кремлендә дә әфганчыларны тантаналы кабул итү була, аларга дәүләт буләкләре тапшырыла. Әфганчыларның төрле категориядәге инвалидларына Президент автомобиль ачкычлары да бүләк итә. Әлеге автомобильләр инвалидлар өчен яраклаштырылган, - диде Лилия Галимова.

Татарстанда бүген 9,5 мең әфганчы исәпләнә, соңгы елларда 241 әфганчы республикага яшәргә күченеп килгән. 

ТАССРның 100 еллыгына багышлап, быел Казанда “Новая волна” фестивале үткәрелә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов композитор Игорь Крутой белән очрашып, фестивальнең бер көнен татар музыкасына багышларга тәкъдим иткән. Лилия Галимова әйткәнчә, фестивальдә татарча җырлар да яңгыравы ихтимал.

Фото: http://tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading