16+

Ветераннарның һәрберсе аерым хөрмәтләүгә лаеклы

”ТАССРның 100 еллыгы белән Җиңүнең 75 еллыгы бер-берсен мәгънәви яктан тулыландырсын. Җиңүнең 75 еллыгы медальләре һәм акчалар ветераннарга хөрмәт белән тапшырылсын. Формализм күренешләре, “килеп ал акчаңны” кебек сүзләр булмасын, - дип кисәтте Татарстан Президенты.

Ветераннарның һәрберсе аерым хөрмәтләүгә лаеклы

”ТАССРның 100 еллыгы белән Җиңүнең 75 еллыгы бер-берсен мәгънәви яктан тулыландырсын. Җиңүнең 75 еллыгы медальләре һәм акчалар ветераннарга хөрмәт белән тапшырылсын. Формализм күренешләре, “килеп ал акчаңны” кебек сүзләр булмасын, - дип кисәтте Татарстан Президенты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә 20 февральдә 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү буенча оештыру комитеты утырышы булды. Әлеге утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, җәмәгать оешмалары әйдаманнары катнашты.

- Россия Федерациясендә 2020 ел-Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителде. Җиңү көненә 79 көн калды, муниципаль берәмлекләрдә Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар инде башланды, - дип утырышны ачып җибәрде Президент Рөстәм Миңнеханов.

Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева докладында әйтелгәнчә, Татарстанда 33 мең 216 сугыш ветераны исәпләнә, 158 кеше-фашист концлагерьларының элеккеге балигъ булмаган тоткыны, 185 татарстанлы - Советлар Союзы Герое, ә 24 кеше тылдагы фидакарьлеге өчен Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган.

Федераль бюджеттан Бөек Ватан сугышы ветераннарына 75 мең сум, тыл хезмәтчәннәренә 50 мең сум бирелә. Татарстан Президенты Бөек Ватан сугышы ветераннарына 25 мең сум , тыл хезмәтчәннәренә 5 мең сум өстәде. 

- Казанга Хезмәт Даны шәһәре исемен алу өчен мөрәҗәгать юлланды. Яшел Үзән шәһәре өчен дә шундый ук мөрәҗәгать әзерләнә, - диде Ләйлә Фазлыева.

Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан сугыш ветераннарының өйләренә һәм фатирларына төзекләндерүләр үткәрелә, медицина тикшерүләре һәм дәвалаулар оештырыла. Сугышчылар каберлекләренә һәм һәйкәлләргә төзекләндерүләр үткәреләчәк. Мәктәпләрдәге сугышчан Дан музейлары да яңартыла. Татарстанда 500 эзтабар ел саен экспедицияләрдә катнаша. Быел янә 43 отряд сугыш узган төбәкләргә экспедициягә кузгалачак.

- Фронтка 700 мең татарстанлы киткән, аларның 350 меңнән артыгы яу кырыннан әйләнеп кайтмаган. Казанның Җиңү паркында фронтовикларның фоторәсемнәреннән электрон музей булачак, - дип әйтеп үтте үзенең чыгышында республика хәрби комиссары Сергей Погодин.

Элеккеге балигъ булмаган тоткын Зәйтүнә Хөсәенова үзенең, апаларының һәм әнисенең фашист концлагерында кичергән газапларын күңеле тулып сөйләде. 

- Бөек Ватан сугышы чорында ач үлемнән безне Финляндиядә яшәгән татар диаспорасы саклап калды. Җиңү паркында фашист концлагерьларының элекке балигъ булмаган тоткыннары истәлегенә һәйкәл куелсын иде, - дип Татарстан Президентына мөрәҗәгать  итте Зәйтүнә Хөсәенова. 

Бу фикер Президент тарафыннан яклау тапты. 

- Шәһәрләрне бизәгәндә Җиңүнең 75 еллыгы белән ТАССРның 100 еллыгы рәсем-бизәкләре бер-берсен капламасын иде, мондый кыенлык килеп чыгарга мөмкин, - дип искәртте Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев.

Президент Рөстәм Миңнеханов бу фикерне дә хуплады: ”ТАССРның 100 еллыгы белән Җиңүнең 75 еллыгы бер-берсен мәгънәви яктан тулыландырсын. Җиңүнең 75 еллыгы медальләре һәм акчалар ветераннарга хөрмәт белән тапшырылсын. Формализм күренешләре, “килеп ал акчаңны” кебек сүзләр булмасын, - дип кисәтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading