16+

Вәгъдә – иман: пенсиягә чыгу алдында торган кешеләрне хөкүмәт яклаячак

Пенсия реформасы алдыннан Россиядә актив озын гомер концепциясен булдырырга җыеналар. Аның нигезендә, 2024 елга илдә уртача гомер озынлыгын – 78 яшькә кадәр, 2030 елга 80 яшь итү бурычы тора.

Вәгъдә – иман: пенсиягә чыгу алдында торган кешеләрне хөкүмәт яклаячак

Пенсия реформасы алдыннан Россиядә актив озын гомер концепциясен булдырырга җыеналар. Аның нигезендә, 2024 елга илдә уртача гомер озынлыгын – 78 яшькә кадәр, 2030 елга 80 яшь итү бурычы тора.

Россия хөкүмәте рәисенең социаль сәясәт мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Голикова сүзләренчә, илдә гомер озынлыгы арта һәм шуның белән олы яшьтәгеләрнең дә саны арту күзәтелә. Димәк, дәүләт сәламәт һәм актив тормышны озайту чараларын күрергә тиеш. Бүген пенсия яшендәгеләр саны арта, ә эшләүчеләрнеке, киресенчә, кими. Соңгы 35 елда Россиядә пенсионерлар саны 24 миллионнан 43 миллионга кадәр арткан. Шуның өстенә демография өлкәсендә дә кризис күзәтелә. Менә шуларны күздә тотып, яңа илкүләм проекты булдырырга җыеналар. Моның өчен бюджеттан алты ел дәвамында 3,6 триллион сум акча бүлеп бирергә исәпләре. Аның нигезендә, өлкән яшьтәгеләргә үз белемнәрен, тәҗрибә һәм потенциалларын куллану өчен шартлар тудырачаклар. Аерым алганда, медицина ярдәмен күрсәтүне камилләштерү күздә тотыла, хастаханәләр һәм сырхауханәләрдә махсуслашкан кабинетлар булдырырга, табиблар әзерләргә җыеналар. Икенче максат – пенсиягә чыгу алдында торган өлкән яшьтәгеләрне эштән кыскартылу яки җибәрелүдән яклау, квалификацияләрен күтәрү, яңа һөнәр үзләштерү мөмкинлеге бирү, эш бирүчеләргә олы яшьтәге хезмәткәрләрне тоту өчен кызыксындыру чаралары күрү. Әлеге уңайдан Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы пенсиягә чыгар алдыннан кешеләрне эштән җибәргән өчен эш бирүчеләргә карата җаваплылыкны көчәйтергә тәкъдим итә. Пенсиягә чыгар вакыты җиткән кешеләрнең хезмәткә хокукларын яклауны дәүләт хезмәт инспекцияләре эш нәтиҗәлелегенең төп күрсәткечләреннән берсе итәргә ниятли. Аларга әлеге кешеләрнең хезмәткә булган хокуклары үтәлешен тикшерү бурычы йөкләнә. Моннан тыш, өлкән яшьтәге хезмәткәрләрнең хокуклары бозылу очракларына мониторинг үткәрү өчен махсус «кайнар элемтә» оештырырга тәкъдим ителә. Шулай ук аларга эшсезлек буенча пособие түләргә һәм хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган күнекмәләр һәм компетенцияләргә өйрәтергә, үз бизнесларын ачканда ярдәм күрсәтергә җыеналар.

Татарстанның Дәүләт хезмәт инспекциясе рәисе Елена Корчагина безгә хәбәр иткәнчә, 3 июльдән бирле аларда «кайнар элемтә» эшли.

– Пенсионерлар һәм пенсиягә чыгар алдында торучы гражданнар белән актив эш алып барыла башлады. Теләгән кеше безгә (843) 525-20-23 номеры буенча шалтырата ала. Әлегә бер кешедән генә шалтырату булды. Пенсия реформасы турындагы закон кабул ителгәннән соң, шалтыратулар күп булыр дип уйлыйбыз. Оешмаларда профилактика чаралары да, мониторинг та алып барабыз, – диде ул.

Сүз уңаеннан. Россия хөкүмәте пенсия яшен арттыруны киләсе елдан башлап, ел саен өстәп барырга тәкъдим итә. Пенсия яше ир-атлар өчен 65 яшь һәм хатын-кызлар өчен 63 яшь булачак. Күчеш этабы 2019 елда башлана һәм ир-атлар өчен 2028 елга кадәр, хатын-кызлар өчен 2034 елга кадәр дәвам итәчәк.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading