16+

Владимир Путин белән Дмитрий Медведев Минтимер Шәймиевне юбилее белән котлады (ВИДЕО)

Владимир Путин белән Дмитрий Медведев Минтимер Шәймиевне юбилее белән котлады (ВИДЕО)

Россия Президенты Владимир Путин белән премьер-министр Дмитрий Медведев Татарстанның Беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашып, аны юбилее белән котладылар.

- Элеккеге еллардагы уртак хезмәтебез һәм хәзерге вакыттагы уртак мәдәниятебезне һәм тарихыбызны өйрәнүдәге эшләрегез өчен Сезгә рәхмәтемне белдерәм, - дип, Владимир Путин Минтимер Шәймиевкә XVII гасыр картографы, голландияле Виллем Блауның борынгы Тартария картасын бүләк итте.



Республиканың тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу буенча "Яңарыш" фонды попечительләр советы рәисе Путин белән Медведевка Изге Мәрьям ана иконасы соборын торгызу һәм Болгар ислам академиясен төзү буенча алып барылган эшләр турында сөйләде.



Исегезгә төшерәбез, 2016 елда Изге Мәрьям ана иконасы соборы нигезенә беренче таш һәм капсула салу тантанасы булды, анда Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл катнашты. Ул 1932 елда җимерелгән соборның оригиналы буенча торгызыла.

Болгар ислам академиясен 2017 елның язында төзеп бетерү күздә тотыла. Әлеге югары уку йорты татар дин гыйлеме мирасы традицияләрен дәвам иттерәчәк һәм илнең әйдәп барган дини-мәгърифәти һәм рухи-агарту үзәге булачак.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading