16+

Владимир Путин: «Чүп яндыру заводы турында халыкка аңлату җитми»

Россиядә чүп эшкәртү заводлары күбрәк булырга тиеш, тик аларның заманча технологияләр буенча төзелгән булуы зарур.

Владимир Путин: «Чүп яндыру заводы турында халыкка аңлату җитми»

Россиядә чүп эшкәртү заводлары күбрәк булырга тиеш, тик аларның заманча технологияләр буенча төзелгән булуы зарур.

Россия Президенты Владимир Путин зур матбугат конференциясендә журналистларның сорауларына җавап биргәндә шулай диде.

– Безгә әлеге өлкәне предприятиеләр төзү яссылыгыннан чыгып үстерергә кирәк. Алар инде төзеләләр. Эшкәртү буенча предприятиеләр арттырырлырга тиеш. Бу нинди предприятие булачак, алар ничек эшләячәк, нинди зыян һәм әйләнә тирәгә зыян булачакмы, алар әлеге предприятие тирәсендә яшәүчеләргә проблемалар тудырачакмы, кешеләргә моны аңлатырга кирәк.

Төзелгән очракта әлеге заводлар иң алдынгы һәм заманча технологияләр нигезендә төзелергә тиеш. Ул мисалга Япониядәге чүп заводын китерде.

– Эре мегаполисларда, әйтик, Токиода, чүп эшкәртү предприятиесе шәһәр читендә урнашкан.
Төтенләми, маветон өчен гафу - сасы ис таратмый, кешеләрнең тормышын бозмый һәм экологиягә зыян китерми. Әгәр яңа технологияләр кулланып төзесәк, ә без нәкъ шулай төзергә җыенабыз да, бернинди проблема да тумаска тиеш, - диде Президент.  


Путин сүзләренчә, Россиядә чүп реформасы старт алды, федераль чүп операторлары һәм 200 регооператор булдырылды, каты көнкүреш калдыкларын урнаштыру буенча территориаль схема бар.

– Ил буенча без елына 70 млн тонна көнкүреш калдыклары чыгарабыз, күз алдына китерәсезме? Бик күп сан. Көнкүреш калдыкларын эшкәртү өлкәсе элеккеге Советлар Союзында да, яңа Россиядә дә булмады, без аны нульдән төзибез, -  диде Президент һәм халык белән аралашу белән аңлату җитми, дип белдерде.

 

Фото: kremlin.ru

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading