16+

Владимир Путин Казанда дзюдо буенча Европа чемпионатын ачык дип игълан итте

Буген Россия Президенты Владимир Путин дзюдо буенча Европа чемпионатын ачты.

Владимир Путин Казанда дзюдо буенча Европа чемпионатын ачык дип игълан итте

Буген Россия Президенты Владимир Путин дзюдо буенча Европа чемпионатын ачты.

Ул ярышларда катнашучыларны, тренерларны, дзюдо буенча белгечләрне һәм үзешчәннәрнә сәламләде.
- Кадерле дуслар! Буген Россиядэ, илнең иң матур шәһәрләрнең берсендә, Татарстан башкаласында дзюдо буенча Европа чемпионаты. Əлеге спорт бәйрәмен оештырганы өчен Казанга, Татарстанга аеруча да рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Монда спортның нәрсә икәнен беләләр, шундый зур чараларны яраталар. Россиядә башка илләрдәге кебек дзюдо популяр спорт төре. Көрәштә кулланган алымнар байлыгы аны аеруча да матур спорт төре итте. Дзюдо фәлсәфәсе батыр, тыныч булырга, көндәшеңне хөрмәт итәргә, тырышлыкка, үз максатыңа ирешергә ярдәм итә. Көрәшче холкын тәрбияли. Без спортчыларның осталыгы белән горурланабыз, команда һәм шәхси зачетта иң лаеклыларның җиңү яулавын телик. Европа Чемпионатын ачык дип игълан итәм! - диде Путин. Ачылыш тантанасыннан соң берничә авырлыкта финал ярышы узды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading