16+

Владимир Путин Россиянең хезмәт кодексына үзгәрешләр кертте: ял һәм бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен хезмәт хакы арттырылып түләнергә тиеш

Владимир Путин Россиянең хезмәт кодексына үзгәрешләр кертте: ял һәм бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен хезмәт хакы арттырылып түләнергә тиеш

Россиядә тулы булмаган эш вакытын гамәлгә кую тәртибе, шул исәптән хезмәткәргә ял итү өчен тәнәфес күләме дә билгеләнде. "РФ Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү" турындагы федераль канунны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.

Билгеләп үтелгәнчә, федераль канун нигезендә, СССР, РСФСР һәм Татарстан Республикасы Хезмәт кодексының кайбер хокукый актларын инкорпорацияләү - берләштерү күздә тотыла.

Шулай ук яңа канунда тулы булмаган яки нормага салынмаган эш көне шартларында хезмәт куючылар өчен дә кагыйдәләр каралган. Хәзер нормага салынмаган эш көне, тулы булмаган эш атнасы булып, әмма тулы эш сменасы сакланган хәлдә билгеләнә ала.

Канун нигезендә нормадан тыш һәм ял, эшләми торган бәйрәм көннәрендә башкарылган эшне хисаплау тәртибе каралган. Бу вакытта хезмәт хакы арттырылып түләнергә тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading