16+

Вузларны «чистарталар»

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы Россиядәге югары уку йортларында белем бирүнең нәтиҗәлелеген ачыклауны төгәлләде. 15 августтан 15 сентябрьгә кадәр барган мониторингта 541 дәүләт югары уку йорты һәм 994 филиал катнашкан. Вузлар кабул ителүчеләрнең БДИ баллары, фәнни-тикшеренү эшләренең күләме, чит илдән килеп укучы студентларның саны, уку йортларының кереме һәм гомуми мәйданы...

Мониторинг карары буенча, Россиянең 126 югары уку йорты «ике»ле билгесе алган. Алар арасында Россия дәүләт гуманитар университеты, Мәскәү архитектура университеты, Мәскәү дәүләт педагогия университеты һәм Горький исемендәге Әдәбият институты кебек танылган уку йортлары да бар. Югары уку йортларын бәяләүчеләр Төньяк Кавказда кырыкка якын нәтиҗәсез вуз тапканнар. Бер Дагыстанда гына да 4 дәүләт уку йорты һәм 14 филиал кара тамга белән билгеләнгән. Аның каравы Дагыстан дәүләт университетына һәм 15ләп филиалга начар дип бәйләнә алмаганнар.
Әллә кайдагы Кавказга барып йөрисе дә юк - үзебезнең Татарстанда да хәлләр мактанырлык түгел. «Кара исемлек»тә өч вуз һәм 14 филиал. Казан дәүләт аграр университеты, Казан дәүләт энергетика университеты һәм Чаллы дәүләт педагогия институтына «җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле түгел» дигән тамга сугылган.
Әлегә, бу исемлеккә кергән югары уку йортлары һичшиксез ябылачак, дигән хәбәр юк. 2013 елның мартына кадәр вузларга төзәлү мөмкинлеге бирелгән. РФ Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливановның әйтүенчә, һәр вуз белән аерым эш алып барылачак. Кайсы ябылачак, кайсылары берләштереләчәк, әлбәттә. Ә кайсына дәүләттән матди ярдәм күрсәтеләчәк. Д. Ливанов киләсе өч ел эчендә дәүләт вузларының - 20, филиалларның 30 процентка кыскартылачагын хәбәр итте. Министр сүзләренчә, бөтен үзгәрешләр дә студентлар белән киңәшләшеп, аларның мәнфәгатьләрен күздә тотып эшләнәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading