Шәһри Казан

WorldSkills ярышларына билетлар броньлау башланды

WorldSkills Kazan 2019 чемпионатына теркәү башланды. Теләгән һәркемгә 22-27 август көннәрендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узачак ярышларга бушлай билетлар алу мөмкинлеге бар.

Бушлай электрон чакыру билетын алу өчен сайтта теркәлеп, «Казан Экспо»га килү вакытын һәм датасын сайларга кирәк. Билет буенча үтү саны чикләнмәгән. 12 яшькә кадәрге балалар өчен билет һәм теркәлү таләп ителми.

Реклама

Оештыручылар электрон билетны бастырып чыгарырга кирәклеген билгеләп үтә, чөнки сканер штрих-кодны икенче чыганаклардан укымаска мөмкин. 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, билетларны броньлау сайты эшендә кыенлыклар килеп чыкканда электрон почтага мөрәҗәгать итәргә була: ticket@worldskillskazan2019.com.

Фото: worldskills2019.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: