16+

Әй, ямьле дә соң җәйләрнең айлары...

Мәгълүм җырдагы кебек, әй, ямьле дә соң җәйләрнең айлары... Синоптикларның фаразларына караганда, ким дигәндә, бу атна ахырына кадәр хәзерге кебек эссе һәм кояшлы һава торышы сакланачак әле.

Бүген дә республикабызда аяз һава, явым-төшемнәр көтелми. Көндезге якта температура +27, +32 градуска кадәр җылытачак. 6 июньдә төнлә белән термометрлар +14, +19 градусны күрсәтәчәк, көндез исә +26, +31 градуска кадәр кыздырачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе. Ә атна ахырында исә яшенле яңгырлар явып китү ихтималы да юк түгел, температура шулай ук югары булачак.
Сүз уңаеннан, 2014 елның язы Россия тарихында иң җылысы булган. Илнең бөтен территориясендә диярлек һава температурасы норманы узып киткән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading