Дөрес, фестивальне үткәрү хокукы өчен Россиянең тагын дүрт шәһәре: Сочи, Баку, Калининград һәм Кырым көрәшә. Ләкин Татарстан депутатлары фикеренчә, Казан алар арасында иң лаеклысы. «Яңа дулкын»ны Казанда уздыру максаты белән оештырылган махсус комитет Россия Президенты Владимир Путинга язган мөрәҗәгатенә халык имзасы җыя башлады. Моның өчен шәһәрнең 30 ноктасында (20 уку йорты бинасы, 10 сәүдә үзәге) имза җыю акцияләре оештырылачак. Шулай ук теләгән һәркем new-wave-kazan.ru сайтында музыкаль фестивальне Казанга күчерү өчен тавыш бирә ала. Әлеге акция декабрь уртасына кадәр барачак. Ә декабрь ахырында «Яңа дулкын»ның кайсы шәһәрдә узачагы билгеләнәчәк.
- Фестиваль Казаныбызга күчсә, бу шәһәрнең икътисади халәтенә, кече һәм олы эшмәкәрлек үсешенә яхшы тәэсир итәчәк. Даими эш урыннары да булдырылачак, - дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы депутаты Николай Рыбушкин. - Фестиваль шулай ук шәһәрне тагын бер тапкыр дөньякүләм таныту, төрле төбәкләрдән, чит илләрдән туристлар җәлеп итү чарасы да.
Шәһәр мэры Илсур Метшин белдергәнчә, «Яңа дулкын» Россия йолдызларыннан кала Азия илләреннән дә катнашучыларны җәлеп итәчәк. Казан бит ул Европа белән Азия мәдәниятләре очрашкан урын да. Әлбәттә инде, үзебезнең татар рухын, татар мохитен дә онытмаячакбыз, диләр бәйгене Казанда оештыру инициаторлары.
Комментарийлар