16+

Яңа ел яңалыклары

Яңа ел белән бергә, гадәттә, яңа законнар-кагыйдәләр гамәлгә керә. Менә аларның кайберләре.

Яңа ел яңалыклары

Яңа ел белән бергә, гадәттә, яңа законнар-кагыйдәләр гамәлгә керә. Менә аларның кайберләре.

2016 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы күләме 475 мең сум булачак.
1 гыйнвардан юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафны 20 көн эчендә түләүчеләргә 50 процентлы ташлама ясалачак. Аны түләгәндә бары тик кагыйдә бозу турындагы беркетмәнең номерын гына язарга кирәк, банк автомат рәвештә түләү суммасының яртысын гына күрсәтәчәк. Ташлама нибары өч атна вакыт эчендә генә гамәлдә була. Юлдагы камераларга төшерелгән һәм ияләренә җибәрелгән "штраф хатлары"почта аша килеп җиткәнче шактый көн үтә. Шуңа да штрафларны uslugi.tatarstan.ru, gibdd.ru һәм gosuslugi.ru сайтларында көн дә мөстәкыйль рәвештә тикшерү киңәш ителә.

Яңа елдан пенсионерларга юлда йөрү өчен бирелә торган айлык социаль дәүләт ярдәменең күләме үзгәрә. Айлык кереме 20 меңнән артык булганнарга ул 280 сум, азрак керемле пенисонерларга 427 сум булачак. Бердәм айлык социаль юлда йөрү билеты олылар өчен 427 сум, ә балаларга 280 сум булыр дип көтелә.

2016 елның 1 гыйнварыннан пенсиягә чыккан хезмәт ветеранының уртача айлык кереме 20 меңнән артыграк икән, аңа аерым ташламалар каралмаячак. Дөрес, бу исемгә элек лаек булганнар һәрвакыттагыча торак-коммуналь хезмәтләргә түләгәндә 50 процент ташламадан, телефонга түләгәндә субсидиядән файдалану, бушлай протез куйдыру һәм колагы ишетмәүдән дәвалана алу хокукын югалтмый.

Киләсе елның 1 февралендә эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 4 процентка индексацияләнәчәк. Кая да булса хезмәт куючы пенсионерларга бу яңалык кагылмый.

Балалар бакчасына түләү арта. Бәяләр уртача 8 процентка күтәреләчәк. Процентларны акчага әйләндергәндә, бу якынча 180-270 сум дигән сүз.
1 июльдән торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә түләү бәясе арта. Газга бәя арту - 7,5, электр уты өчен - 7, су белән тәэмин итү һәм канализация - 6 процент тирәсе, ә җылылык өчен 8 процент тәшкил итәчәк.

80 яшьтән өлкәнрәк булганнардан капремонтка взнос алынмаячак. Яңа ел алдыннан Россия Президенты Владимир Путин кул куйган әлеге закон 1 гыйнвардан үз көченә керәчәк. 70 яшьтән өлкәнрәкләр, I һәм II төркем инвалидлар, инвалид балалар, инвалид балалары булганнар взносның илле процентын гына түләячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading