16+

Яңа елдан Казан үзәгенә машина куюның бер сәгате 70 сум торачак

19 декабря 2016, 12:13
1134
0
0
Уку өчен 3 минут

Яңа елдан Казан үзәгенә машина куюның бер сәгате 70 сум торачак

Киләсе елның март аеннан Казанның үзәк урамнарында ачык һавадагы муниципаль паркингларга автомобиль куеп калдыруның бер сәгате 70 сум, ә үзәктән читтәге урамнарда 30 сум булачак. Шулай ук, киләсе елның 1-8 гыйнварларында ачык һавадагы муниципаль паркингларның барысы да-бушлай.

Шәһәр башкарма комитетының транспорт комитеты рәисе Айдар Абдулхаков бу яңалыкларны бүген "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә хәбәр итте.
Казанда муниципаль паркинглар челтәрен оештыру 2015 елда башланган иде. Хәзер башкалада 57 урында 1708 автомобильгә исәпләнелгән паркинг эшли. "Казан" милли-мәдәният үзәге каршындагы территориягә 227 автомобиль куела иде. Бу паркинг ябык, анда җир асты паркингы төзелеше бара.

Муниципаль паркингларда дүшәмбе-шимбә көннәрендә 7.00-21.00 сәгатьләрдә автомобиль урынының бер сәгате 50 сум. Беренче 15 минут бушлай. Әгәр түлмәсәң, 2500 сум штраф. Ел башыннан бирле муниципаль паркинглардан бюджетка 20 миллион сум табыш кергән, 35 миллион сум штраф салынган.

- Муниципаль паркинглардан беренче һәм икенче төркем инвалидлар бушлай файдалана. Һәр паркингның 10 процент өлеше алар өчен билгеләнгән. "Кәҗә бистәсе" метро станциясе янындагы, ягъни Вахитов урамындагы муниципаль паркингка автомобильләрне җәйге якта күпләп куя башларлар, дип, уйлыйбыз. Бирегә автомобилеңне куйсаң, прокатка бушлай велосипед бирелә. Студентлар өчен ташламалы бәя каралмаган,-диде Айдар Абдулхаков.

Казанда киләсе елның беренче кварталында муниципаль паркингларда тагын 302 автоурын барлыкка китереләчәк. Пушкин, Подлужная, Вишневский, Лесгафт, Чехов, Роща, Фрунзе, Тихомирнов урамнарында һәм "Миллениум" күпере янында ачык һавада муниципаль паркинглар оештырыла.

Казан мэры Илсур Метшин мәсьәләгә карата фикерләре белән уртаклашты.
- Муниципаль паркинглар оештыруны кешеләр алкышлап кабул итәрләр, дип, өметләнмәдек, әлбәттә, - диде Илсур Метшин.- Бу шәһәрнең үзәген тарнспорт ташкыныннан бушату өчен башкарылды. Нәтиҗәдә, төп магистральләрнең транспорт чараларын үткәрүчәнлеге 18 процентка, ә хәрәкәт тизлеге сәгатенә 5 километрга артты. Бәяләр үзгәреп тора, үзәктән читтәге муниципаль паркингларда, мәсәлән, бәя 30 сум булачак. Җәмәгать транспортын үстерү максатларында зур эшләр башкарыла. Метро төзелеше дәвам итә. Евро-4 һәм Евро-5 стандартларындагы автобуслар кайтартылачак.

Шәһәр үзәгендәге урамнардагы муниципаль паркинглардан утыз меңнән артык автоһәвәскәр даими файдалана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading