16+

Яңа елдан пенсия шактый артачак

1 гыйнвардан пенсия уртача 1000 сумга артачак.

1 гыйнвардан пенсия уртача 1000 сумга артачак.

Яңа елдан булачак индексация турында “Татар информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча пенсия бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Полякова сөйләде.

Татарстанда барлыгы 1 147000 пенсионер исәпләнә, аларның 800 меңе иминият пенсиясе алучылар, аларның 200 меңнән артыгы эшләүче пенсионерлар. Иминият пенсиясе алучыларның барысының да закон нигезендә киләсе алты елда пенсияләре артачак. Пенсиянең күләменә карап һәр кешенең пенсиясе төрлечә индексацияләнәчәк. Әйтик, быел пенсионер 10 мең сум тирәсе пенсия ала икән, яңа елдан ул 10705 сум ала башлаячак, әгәр пенсиясе 20 мең сум тирәсе икән, индексацияләнгән пенсиясе 21410 сумны тәшкил итәчәк, – дип аңлатты Елена Полякова.
Бу яңалык эшләүче пенсионерларга кагылмый, аларның пенсияләре гадәттәгечә 1 августта артачак. Дөрес, эштән киткән очракта, пенсия индексацияләнәчәк. Эштән киткән пенсионерлар арттырылган акчаларны өч айдан соң ала башлаячак. Социаль пенсия алучыларның акчалары 1 апрельдән артыр дип көтелә.

Авыл халкын кызыксындырган тагын бер сорау – авыл җирендә эшләүчеләрнең пенсияләре артуга кагылышлы. Пенсия өлкәсендәге үзгәрешләр нәтиҗәсендә, авыл җирендә 30 ел эш стажы булган кешеләрнең пенсия акчалары 25 процентка артачак. Елена Полякова әйтүенчә, бу төр индексация өчен беренче шарт - авыл хуҗалыгы өлкәсендә 30 ел эшләү, икенчесе - хәзер дә авылда яшәү, өченчесе - хәзерге вакытта эшләмәү. Аларның пенсияләренең фиксацияләнгән өлешләре 25 процентка артачак.

 Пенсия исәпләүдә сораулар туса, Татарстан буенча пенсия бүлегенең контакт үзәгенә 8 (843) 279-27-27 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading