16+

Яңа уку елы башланды: кайбер сыйныфларда 11 беренче сыйныф бар!

1 сентябрь ял көненә туры килгәнгә, быел белем бәйрәме 2 сентябрьдә узды. Казан мәктәпләрендә барлыгы 138 мең укучы белем алачак. Бу былтыргы белән чагыштырганда 9 меңгә күбрәк дигән сүз.

Яңа уку елы башланды: кайбер сыйныфларда 11 беренче сыйныф бар!

1 сентябрь ял көненә туры килгәнгә, быел белем бәйрәме 2 сентябрьдә узды. Казан мәктәпләрендә барлыгы 138 мең укучы белем алачак. Бу былтыргы белән чагыштырганда 9 меңгә күбрәк дигән сүз.

Быелгы уку елында республикада биш яңа мәктәп ишекләрен ачты. Иң зурысы – “Весна” торак комплексында урнашкан 185нче күп профильле лицей ачылышына Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин да килгән иде.

– Әлеге мәктәп 1501 укучыга исәпләнгән. Барлык әти-әниләргә сабырлык һәм зиһен, ә укытучыларга яңа ачышлар, укучыларга уңышлар телим. Бары уртак көчебез белән генә балаларыбызга яхшы тәрбия бирә алырбыз, – диде Песошин чыгышында. Шәһәр мэры Илсур Метшин да балаларга бәхетле балачак теләде. 
Мәктәп әле яңа ачылса да, аның үз газетасы да чыга башлаган икән инде. Мәктәп газетасының беренче басмасында шәһәр мэры белән Премьер-министр үзләренең автографларын калдырды.

Мәктәп заманча җиһазландырылган. Дүрт спорт залы бар, туклану блогы – аерым. Класслар якты, матур. Укучыларга белем алу, аннан тыш шөгыльләнү өчен дә мөмкинлекләр тудырылган. 

Казанның “Светлая Долина” торак комплексында ачылган мәктәп 1224 балага исәпләнгән. “Соловьиная роща” торак комплексындагы 186нчы “Перспектива” күп профильле лицей ачылышына мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов килгән иде. Шәһәрдән читтәрәк урнашкан бу торак комплекслар өчен мәктәп ачылу күптән көтелгән, зур вакыйга. “Тиздән Әлмәттә 800 урынга исәпләнгән мәктәп ачылачак. Республикада барлыгы 20 белем бирү объекты ишекләрен ачар дип көтелә. Илкүләм проект кысаларында 350 белем бирү учреждениесе бинасына ремонт ясалды”, – дип искәртте чыгышында министр. 186нчы лицейда – 11 (!) беренче сыйныф. Биредә математика, информатика, физика, химия фәннәрен тирәнтен үзләштерәләр. Медицина, инженерия юнәлеше буенча белем алачаклар. 

Шундый ук заманча мәктәпләрнең берсе – 180нче күп профильле полилингваль гимназия инде өченче ел уңышлы эшләп килә. Быел анда беренче тапкыр инклюзив белем бирүгә алынганнар. Физик яктан мөмкинлекләре чикле тугыз бала махсуслашкан программа буенча белем алачак. Алар өчен тьюторлар, логопедлар, башка кирәкле белгечләр әзер. 

– Быел безнең мәктәп тарихында тәүге тапкыр беренче сыйныфка 214 бала кабул ителде. 50 елга якын беренче сентябь Белем бәйрәме буларак бәйрәм ителә. Шуңа да карамастан ел саен укырга барганда дулкынлану хисләре кичерәсең, бу көн гомерлеккә истә кала. Быел инклюзив белем алу өчен тугыз гариза кабул ителде. Бу балалар ел дәвамында мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә шөгыльләнде. Инклюзив белем бирү өчен мәктәптә барлык шартлар да тудырылган. Тагын бер үзенчәлегебез – профильле белем бирүгә махсуслашкан мәктәп буларак, бездә чит телләр һәм математиканы тирәнтен укыту алып барыла. Шуны күздә тотып быел математиканы ныклап үзләштерүгә юнәлтелгән лицей сыйныфлары ачылды. Биредә математикадан төрле олимпиадаларда, бәйгеләрдә җиңү яулаган укучылар тупланды. Алар, башка сыйныфлардан аермалы буларак, тулы көн тәртибендә эшлиләр. Бала көне буе – сәгать сигездән кичке алтыга кадәр уку белән, төрле түгәрәкләрдә мәшгуль. Кыскасы, өйгә йокларга гына кайталар. Аларга югары квалификацияле укытучылар белем бирәчәк. Казан федераль университеты белән килешүебез дә бар, киләчәктә ике арадагы элемтәне тагын да ныгытырга җыенабыз. Иң мөһиме – балаларга төпле белем һәм дөрес тәрбия бирү, – ди 180 нче гимназия директоры Илдар Сәяхов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading