«Асрамага бала бирәм. Кем ала?» Тукайлар заманыннан ук сискәндергән бу гыйбрәтле гыйбарә бүген дә шактый еш яңгырый. Тик ятим калган сабыйларга гаилә эзләү бүген дәүләт дәрәҗәсенә менде һәм моның белән ул шөгыльләнә.
Скопировать ссылку
«Асрамага бала бирәм. Кем ала?» Тукайлар заманыннан ук сискәндергән бу гыйбрәтле гыйбарә бүген дә шактый еш яңгырый. Тик ятим калган сабыйларга гаилә эзләү бүген дәүләт дәрәҗәсенә менде һәм моның белән ул шөгыльләнә.
Бер кашык дегет
Башкалабызның Горький шоссесы, 41а йортында ятим балаларны үз канатлары астына алган гаиләләргә ярдәм күрсәтә торган үзәк тә эшләп килә. Төгәл исеме – «Ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштырырга булышу үзәге». Аның ишеге иртән дә, кичен дә ябылып тормый. Тәҗрибәле психологлар, юристлар өлкәннәргә дә, балаларга да ярдәм кулы сузарга гел әзер торалар. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына караган бу үзәктә, язмыш тарафыннан кыерсытылган балаларны елмайту, аларның тормышка ышанычларын кире кайтару өчен, күңелле һәм файдалы чаралар еш оештырыла. Эшлекле сөйләшүләр, фикер алышулар да гадәти күренеш биредә. Әле менә беркөнне дә тәрбиягә бала алган гаиләләрнең ата-аналары республикабызның төрле районнарыннан монда килеп, түгәрәк өстәл артына җитди сөйләшүгә җыелдылар.
Явыз язмыш тарафыннан төрле сәбәпләр белән ятим калган нарасыйларны үзләренең җылы ояларына алып, җил-яңгыр тидерми үстергән, аларга яшәргә көч биргән мондый шәфкатьле гаиләләр турында гел сөйләп-язып торабыз. Әйе, аларның бик күбесе, хәтта барысы да дияр идем, әлеге тәвәккәл адымга күңелләре кушканга, җаннары игелек белән тулганга барганнар. Ләкин узган көз Алексеевск районының Кызыл Тау авылында тугыз яшьлек ятим кыз белән булган коточкыч фаҗига тәрбиягә бала алган гаиләләргә карата киң җәмәгатьчелекнең генә түгел, дәүләтнең дә фикерен кире якка үзгәртте. Бер мичкә балны бер кашык дегет бозган кебек, әлеге бер вакыйга мондый гаиләләргә кара күләгә төшерде. Берәмтекләп, мизгелләп, йокысыз төннәр бәрабәренә җыелган ышаныч какшады. Хөкүмәт хәтта тәрбиягә бала алган һәм алырга җыенган гаиләләргә карата яңа закон проекты да әзерли башлады. Дөрес, ул әле 2021 елда гына гамәлгә ашачак. Ике ел буе аны төрле даирәләрдә тикшерү булачак. Үзәккә дә шул Закон проектын тикшерер өчен җыелдылар әти-әниләр. Яңа булачак законның кайбер бүлекләре аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте аларга.
Өметләрне кырау сукмасмы?
Балаларны гаиләләргә урнаштыру мәсьәләсендә дәүләтебез болай да бик таләпчән дияр идем. Булачак әти-әниләр бик җентекләп медицина тикшерүе узалар. Бу җиз иләктән иләнгәннәре ШПРда (тәрбиягә бала алган гаиләләр мәктәбе) махсус өйрәнү-уку узарга тиешләр. Аларны анда тәҗрибәле психологлар, юристлар төрле кыен очракларда да югалып калмаска, бала мәнфәгатьләрен сакларга өйрәтәләр. Тәрбиягә бала алган һәм икенче әти-әни дигән вазифаны шактый уңышлы башкарып килгән тәҗрибәле гаиләләр белән дә очрашулар кызыклы гына түгел, файдалы да була. Яңа закон буенча әлеге мәктәпне (ШПР) бала алырга җыенган әти-әниләр генә түгел, аларның якыннары, гаилә әгъзалары да узарга тиеш. Мондый укуларда булганнарның кайберләре, бүген сертификат алганчы ук, ата-ана булу бәхетенә ирешә. Ә кайберләре, бу изге уен чынга ашырырга әле өлгереп җитмәгәнен аңлап, бала алу уеннан кире кайта. Монысын да вакытында эшләү мөһим. «Чөнки узган 2018 елда гына да гаиләләрдә яшәгән 100ләп ятим сабый балалар йортларына кабат кайтарылган», – дип борчуы белән уртаклашты Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов. Сәбәпләр төрле, билгеле. Дөнья бит ул: әти-әниләр авырып китәргә дә, хәтта дөньядан ук китәргә дә мөмкиннәр. Холыклар туры килмәде дигән сәбәпләр дә бар. Ләкин ничек кенә булса да, кабат хөкүмәт йортына кайтарылган сабыйларның өлкәннәргә карата инде бөреләнеп кенә килә башлаган өметләрен тагын кырау суга. Гаилә җылысын татый гына башлаган нарасый тагын ятим кала. Бер караганда, әллә ни зур сан кебек тә түгел. Рәсми мәгълүматлар буенча, республикабызда 11 меңнән артык ятим бала бар. Шуларның 97 проценты – гаиләләрдә. Кире кайтарылганнары 1 процент тәшкил итә. Ләкин берме-яртымы, ул бит бала, кеше язмышы!
Яңа законда мондый кире кайтару хәлләре кабатланмасын диптер инде, бала алу шартларын кырыслатканнар. Бер алганда, гаиләгә бары бер генә бала биреләчәк. Дөрес, бертуганнар булса, искәрмә итеп, барысын бергә бирергә дә мөмкиннәр. Туганнар булмаган очракта, кабат бала алырга теләгәннәргә бер елдан соң гына ятим балалар йортларының ишекләре ачыла. Бер ел буе ияләшү чорын узган ата-ананың (аны үз башыннан кичергәннәр генә белә) бу җан газапларын тагын кабатлыйсы килерме икән? Ай-һай.
Бу яңа закон проекты белән әлеге үзәкнең директоры Светлана Богова таныштырды. Ул проектның бу өлешен шәрехләгәндә, күп кенә әниләрнең йөзен күләгә басты. Чөнки аларның күбесе (активта да шулар) берничә ятим баланы өенә генә түгел, йөрәгенә дә сыйдыра алган фидакарь затлар. Законның бу өлеше әниләргә дә, нәниләргә дә бәхетле булырга комачауламас микән? Җәмгыятьнең дәрәҗәсе аның ятим балаларының саны белән билгеләнә бит. Берәмләп кенә ала башлагач, ятимнәр балалар йортларыннан тиз генә кимемәс. Болай да бер уртача зурлыктагы шәһәр халкы кадәр диләр бит илдәге ятимнәрне. Җитмәсә, алар көн саен арта да бара бит әле. Яңа туган сабыйларыннан баш тарткан «күке» әниләр дә беркая да китми.
Бала алырга җыенсаң, тору урыныңның мәйданы бер кешегә 11 квадрат метрдан ким булырга тиеш түгел диелгән яңа закон проектында. Монысы белән дә килешү авыр. Торыр урыныңның түгел, ә күңелеңнең, йөрәгеңнең зур булуы кирәктер. Менә анысын ничек үлчәргә, кардиограмма аны күрсәтми бит. Баланы бит аны иң беренче йөрәгеңә кертергә кирәк. 300 квадрат метрлы патша сараедай затлы йортларда да бер сабый авазы да ишетелми еш кына.
Кеше күңеле – кара урман
Әйе, тамырларында синең каның акмаган баланы тәрбияләү – үтә дә авыр, үтә дә җаваплы эш. Геннар да йокламый. Бу хакта әйләнә-тирәдәгеләр дә: «Онытма!» – дигәндәй, гел искә төшереп торалар. Дәүләт тә мондый гаиләләрне күз уңыннан югалтмый: финанс отчетын, табиб күзәтүен сорый. Социаль опека хезмәткәрләре тәүлекнең теләсә кайсы вакытында килеп, баланың яшәү шартлары белән кызыксыналар. Суыткычыңда алма булмаса, җавап бирергә дә туры килә. Ә яңа закон проекты нигезендә мондый тикшерүләр тагын да кырысланачак. Балаларның һәм өлкәннәрнең дә күңел халәтен төрле тестлар ярдәмендә даими тикшереп торачаклар. Мондый тестларны психологлар уздыра да башлады инде. Беркөнне әлеге үзәккә Авитөзелеш районының тәрбиягә бала алган гаиләләрен чакырдылар. Мондый тестлар баланың үз-үзенә кул салу теләге юкмы икәнне ачыклый, ди.
Тагын шунысын да әйтергә кирәк, тәрбиягә бала алган гаиләләр «шәфкатьле» күршеләрнең гел күз уңында. Алар: «ничек киендерә, ничек ашата, эшләтеп аптыратмыймы?» – дип, гел тикшереп- күзәтеп торалар. Кайбер бик «игелеклеләре», мондый балаларга «ярдәм» итәргә теләп, тиешле урыннарга шикаятьләр язарга да тайчанмый. Мондый хәбәр килгәч тә, билгеле инде, опека тикшерергә тотына. Әгәр дә хатта күрсәтелгән кимчелекләрнең берсе генә дә булса да, бу гаиләгә рәхмәт әйтмәячәкләр. Аннары аларга, ак булуларын исбатлар өчен, шактый тырышырга туры киләчәк.
Яңа закон проекты буенча, тәрбиягә алган баласы булган гаилә кая да булса башка җиргә күчеп китәргә җыенса, ул бу хакта опекага өч көн алдан әйтергә тиеш. Ә соңгылары, бу күчәчәк торакның шартларын карап, нәтиҗә ясарга тиеш булалар. Элеккегеләреннән начар булганда яки тикшерүчеләр шулай дип тапканда, яңа өйгә күчү шатлыгы булмый да калырга мөмкин.
Сораулар күп...
Яңа закон проекты белән танышкач, бик күпләрдә ризасызлык туды.
– Без ничә еллар буе төзегән тәрбиягә бала алган гаилә институтын җимерү ич бу.
– Безнең кебекләрдә җинаятьче күрергә тырышалармыни?! Без бит балаларны акчалары өчен түгел, күңелебез мәрхәмәтле булганга алабыз.
– Безгә комачауларга түгел, ә ярдәм итәргә кирәк.
Әйе, түгәрәк өстәлдә яңгыраган бу сүзләрнең барысында да хаклык бар. Болай да бик җаваплы һәм авыр эшкә мондый ясалма киртәләр булдырылгач, алынучылар табылырмы икән соң? Әллә инде гаилә турында хыялланган күп кенә нарасыйлар соры йортта канатсыз калырлармы?
Түгәрәк өстәл артында утыручыларның барысы да минем танышларым, мин аларның үзләрен генә түгел, гаиләләрен дә яхшы беләм. Лаештан Алсу, Казаннан Оля, Аксубайдан Татьяна, Яшел Үзәннән Рәйсә һәм башка бик күпләр. Алар арасында бер генә дә балаларын акча, баю максаты белән алганнар юк. Алар ул сабыйларга җаннарын бүлеп бирергә әзер. Төрле түгәрәкләргә йөртеп, талантларын ачалар, сәламәтлекләрен яхшырталар. Язмыш тарафыннан тибәрелгән сабыйларның тормышларын ямьләү өчен, үзләре дә белемнәрен арттыралар: кайсы – психологка, кайсы шәфкать туташына укый. Дөрес, бер дә күзәтмичә дә булмыйдыр. Чөнки песи баласы түгел бит, кеше баласы. Песигә дә тәрбия кирәк. Ләкин мондый тикшерү-күзәтүләр әниләргә дә, нәниләргә дә зыян салмый торган ниндидер бер игелекле формада узарга тиештер. Мондый гаиләләргә ярдәмне арттырсалар да яхшы булыр иде. Бигрәк тә үсмерләре булган, уку йортына керергә җыенган балаларга. Берәүгә дә сер түгел, бүген бездә югары белем генә түгел, урта махсус белем колледж-техникумнарда уку да түләүле. Бу синең аттестатыңа гына да карамый инде хәзер. Күп кенә уку йортларында ятимнәргә бернинди ташлама да юк. Ярар, әти-әниләр үзләре үстергән баланың киләчәген кайгыртып уку өчен түләрләр дә. Ләкин моның тагын бер «ские» бар. 18 тулгач, балигъ булгач та түләп белем ала торган ятим балага бөтен түләүләр туктатыла. Башка сыймаслык хәл бит бу. Кая барырга тиеш инде ул? Көннән-көн кыйммәтләнгән заманда, каян акча алырга тиеш? Бәлки яңа законда бу сорауга да уңай җавап бирерләр.
Сораулар күп. Ике ел буе төрле даирәләрдә тикшерелә торган бу закон ятим калган сабыйларның да, аларны тәрбияләргә алган батыр йөрәкле гаиләләрне дә рәнҗетми торган булсын иде. Шуңа күрә аны тикшерүдә әлеге проблемага битараф булмаган һәркемне катнашырга чакырабыз. Фикерләрегезне редакциябезнең электрон почтасына җибәрә аласыз.
Комментарийлар