Шәһри Казан

Яңадан чәчәргә туры килмәгәе

Җәен укытучы, кышын агроном булу яхшы, дип шаяртырга яратсалар да, җир һәм үсемлек белгечләренең әле кышка кергәндә дә борчу-мәшәкатьләре җитәрлек. Бүгенге көндә аларны уҗым культураларының торышы нык борчуга сала. Быелгы көз тагын гадәти генә булмады: көннәр, башка еллар белән чагыштырганда, җылы килде, яңгыры да рәхәтләнеп яуды. Шуның нәтиҗәсе буларак, уҗым...

Реклама

Җәен укытучы, кышын агроном булу яхшы, дип шаяртырга яратсалар да, җир һәм үсемлек белгечләренең әле кышка кергәндә дә борчу-мәшәкатьләре җитәрлек.
Бүгенге көндә аларны уҗым культураларының торышы нык борчуга сала. Быелгы көз тагын гадәти генә булмады: көннәр, башка еллар белән чагыштырганда, җылы килде, яңгыры да рәхәтләнеп яуды. Шуның нәтиҗәсе буларак, уҗым культуралары да шаулап үсте. Кайбер районнарда алар хәтта чабып алырлык булган. ТР авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты белгечләре әйтүенчә, чәчүне августта ук башкарган районнарда хәл бик мөшкел: аларда уҗымнар хәтта 30 сантиметрдан да артып киткән. Кирәгеннән артык үскән уҗымнарга ярдәм итеп тә булмый, тамырдагы бөтен файдалы матдәләрнең күп өлеше сарыф ителгән. Игенчеләр бу хәлдән чыгу өчен нишләргә дә белми. Барысы да һава торышына бәйле. Башка еллардагы кебек, язын культураларны яңадан чәчәргә туры килмәгәе әле, ә бу исә артык мәшәкатьле һәм чыгымлы эш.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: