16+

Яңгыр уңыш алып килә...

Майда яңгыр яуса, уңыш мул була, дип әйтә халык. Соңгы көннәрдә яуган яңгырга күпләр сөенә, табигать тә көннән-көн яшәрә, әйләнә-тирә яшеллеккә күмелә бара...

Яңгыр уңыш алып килә...

Майда яңгыр яуса, уңыш мул була, дип әйтә халык. Соңгы көннәрдә яуган яңгырга күпләр сөенә, табигать тә көннән-көн яшәрә, әйләнә-тирә яшеллеккә күмелә бара...

Синоптиклар әле бүген дә урыны белән яңгыр явуын фаразлый. Көндезге якта температура +9, +14 градуска кадәр җылытачак. 8 майда да төнлә белән кыска вакытлы яңгыр явачак, көндез исә явым-төшемнәр көтелми. Төнлә белән термометрлар -1, +4 градусны, көндез исә +11, +16 градусны күрсәтәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе. Бәйрәмнәргә исә һава торышы рәтләнергә тиеш, ул вакытта көннәрнең җылы һәм кояшлы булуы фаразлана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading