«Моннан берничә ай элек абруйлы бер татар журналында мәкаләм чыккан иде. Авылга кайтсам, авылдашларның әле берсе, әле икенчесе, сине гәзиттән укыдык, дип, бер үк сары басманың исемен атады. Күрәсең, бу гәзит мәкаләне журналдан күчереп бастырган булган. Кызганыч, безнең халык, ябырылып, әнә шундый сары матбугатны гына укый бүген». - Күптән түгел...
Халыкның сенсацияләргә, уен-көлкегә, язмышларга корылган мондый җиңел басмаларга өстенлек бирүен аларның тиражлары да раслый. Без ни өчен мондый хәлгә килеп җиттек? Нигә бүген татар телендә арзанлы мәгълүматка гына сорау бар? Татарда сәяси, икътисади, социаль темалар нигә арткы планда кала? Татар зыялыларының күбесе ни өчен җитди, актуаль темаларны рус телендә укуга өстенлек бирә? Без фикерле татар укучыларын югалтып бетермәдекме, алга таба нәрсә эшләргә? Шушы сорауларны танылган татар зыялыларына юлладык.
Алсу Исмәгыйлева, маркетолог:
- Татар укучысы гына түгел, гомумән, укучыларның зуррак өлеше бүген җиңел мәгълүматка өстенлек бирә. Ул - масса мәгълүматы. Бәлки, элек тә ул шулай булган булыр иде, әмма совет заманында мәгълүмат төрлелеге булмады. Икенче яктан, психологик сәбәбе дә бардыр - кеше авырлыклар, проблемалар, җитди әйберләр турында укырга яратмый, чөнки алар белән аның тормышы тулы. Ә җиңел мәгълүмат аның тормышына үзенә күрә бер кызык өсти, баланс барлыкка килә.
Җитди темаларны рус телле матбугаттан укуга килгәндә, мин үзем, кайсы чарадан мәгълүмат тизрәк килеп ирешә, кайсында саллырак була - шуны укыйм. Русчамы ул, татарчамы, инглизчәме, төрекчәме - анысы мөһим түгел. Әгәр шушы көндәшлек шартларында татар матбугатына игътибар аз бирелә икән, димәк, алар тиешенчә эшләп җиткерми. Мин үзем, милли җанлы кеше буларак, соңарып язылган булса да, татарча мәгълүматны да укып, карап барырга тырышам. Миңа калса, татар телле мәгълүмат чараларына оперативлык артыннан куудан мәгънә юк, чөнки техник чараларны белүдә дә, эш оештыру технологияләрендә дә, федераль чаралар белән чагыштырганда, артта калу бар. Әмма җирле мәгълүмат чаралары әлеге артта калуны уникаль мәгълүмат бирү белән компенсацияли ала.
Римзил Вәлиев, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе:
- Җитди, кызыклы, актуаль материал биргән журналистика барыбер яши ул. Мәсәлән, дөньяда «Нью-Йорк таймс» бар, Россиядә - «Коммерсант» газетасы. Аларның берсе дә сары матбугатка карамый, тиражлары да зур түгел. Әлеге газеталарның укый торган даирәләре абруйлы кешеләр - банкирлар, сәясәтчеләр. Шундый кешеләр укыгач, тиражлары аз булса да, тәэсирләре зур. Җитди тема күңелсез була алмый. Әйтик, армиягә барыргамы, юкмы, ни өчен эшсезлек хөкем сөрә, пенсия артамы, эшкә ничек урнашырга? Шуларны кызыклы итеп язсаң, һичшиксез, укыйлар. Шуңа, журналистлар материалны кызыграк итеп бирергә һәм хәзерге заман кешесе кабул итәрлек форманы эзләргә тиеш. Ә артистлар тормышы шикелле темаларның бернинди тәэсире юк. Сәясәт тә, социаль-икътисади, милли темалар да үзенчә кызыклы. Дөрес, бу әйберләргә әле бик ияләнмәгәнбез. Аның өчен сәяси фикерләү сәләте булу, укырга, бәхәсләшергә кирәк.
Зөфәр Мөхәммәтшин, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре:
- Сары матбугат бүген гади халыкны кызыксындырган мәгълүмат белән тәэмин итә. Шул ук гайбәт, мәсәлән. Аннары татарның характерына драматизм хас, шуңа, кызганыч материалларны күбрәк укыйлар. Ә җәмгыятьтә бара торган сәяси вакыйгалар аны кызыксындырмый, дөресрәге, ул алардан туйган. Шунлыктан, халык үзенә азык бирә торган материалларны укып, көләсе җирдә көлеп яши бирә. Бу - җәмгыятьтәге деградациянең бер чаткысы. Ул татарда гына түгел, башка халыкларда да бара. Теләсә нинди алгарыш традицияләрнең җимерелүенә китерә. Бүгенге көндә без яңалыкка корылган әйберләр белән артка чигендек. Зомби системасында яшибез, бу - кешелек җәмгыятенең төп проблемаларының берсе.
Чулпан Әхмәтова, ТР Дәүләт Советы Аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара элемтәләр бүлеге баш белгече, шагыйрә:
- Халык фикеренең очсызлануы бер газета-журналга гына кагылышлы түгел.Ул концертларга да, укыган китапларга да кагыла. Бездә яхшы концертлар була, әмма халык аңа йөрми. Ә: «Бүген килмә, бирмим, иртәгә килсәң, бирәм», - дип җырлаган кызлар концертына йөриләр. Шуннан соң, халык йөри бит, димәк, әйбәт, дигән фикер тудыралар. Шушы фикерне инкарь итү өчен, бер мисал китерәсем килә. Безнең халык Вьетнам базарына да йөри. Әмма, халык яратып йөри, дип кенә, андагы товарны әйбәт дип әйтә алмыйм.
Безнең халык бик арзанайды, аның уйлау сәләте беткән. Бүген татар телендә язучыларның балалары аларның үз китапларын да укымый. Язучылар үзләре журнал, газета яздырып алмый. Язучылар да шулай булгач, башкалардан нәрсә көтәсең?! Моны журналистлар гына да төзәтеп бетерә алмый, болай гына аңлатып та булмый. Бәлки, шок терапиясе кирәктер? Соң булмасын, инкыйразга барып җитмәс өчен, нәрсә эшләргәме? Акыллы кешеләр үзе фикерләгән кадәр фикерләү сәләтен балаларына бирергә тиеш! Аннары бу мәсьәләне халыкның үз иркенә калдырып кына хәл итеп булмый. Бәлки дәүләтнең катнашуы кирәктер?!
Комментарийлар