16+

Якшәмбе көненә чаралар исемлеге

Әлеге язмада сез ял көннәрендә узачак чаралар исемлеге белән таныша аласыз.

Якшәмбе көненә чаралар исемлеге

Әлеге язмада сез ял көннәрендә узачак чаралар исемлеге белән таныша аласыз.

Йөзү буенча Россия чемпионаты
5 ноябрьдән алып 9 ноябрьгә кадәр Казанның су төрләре спорты сараенда йөзү буенча Россия Чемпионаты уза. Бу көннәрдә илнең 60 төбәгеннән килгән 600 йөзүче ярышачак. Чемпионатта 45 хөкемдар эшләячәк. Ярышның максаты - декабрь башында Канадада узачак йөзү буенча дөнья чемпионатына Россия җыелма командасы составын туплау һәм әзерләү.
Вакыты: 10.00
Тони Раут һәм Гарри Топор концерты
"Маяковский. Желтая кофта" клуб-ресторанында танылган ике рэп башкаручы - Тони Раут һәм Гарри Топор тамашачыларга иң популяр иҗат җимешләрен ишеттерәчәк.
Вакыты: 19.00
Тиз очрашулар форматында танышу
Әгәр сез әлегә сөйгән ярыгызны таба алмагансыз икән, "Черчилль" ресторан-бильярд клубына килә аласыз. Биредә тиз очрашулар форматында танышу көтелә. Казан үзәгендәге кафеда бер кичне 10-15 кеше белән танышу мөмкинлеге бар. Кем белә, бәлки, нәкъ менә шушында сез үз бәхетегезне табарсыз.
Һиндстан фестивале
«Республика» сәүдә үзәгендә «India Fest» күргәзмәсе уза. Биредә чын һинд товарлары - уникаль бизәнү әйберләре, танылган текстиль, көнчыгыш тәм-томнары, табигый бизәнгечләр һәм келәмнәр, тәмләткечләр, җиһазлар, сувенирлар тәкъдим ителә.
Башлана: 11.00
Театрларда
Качалов исемендәге театрда - "Золотой ключик, или Приключения Буратино" музыкаль әките (Вакыты: 11.00), Казан дәүләт Яшь тамашачылар театрында "Игроки" спектакле күрсәтелә. "Игроки" - Н. Гогольнең танылган, әмма сирәк куела торган пьесасы. (Вакыты: 18.30) К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында сәгать 17.00 дә "Сүнгән йолдызлар" музыкаль трагедиясе күрсәтелә. Татар дәүләт "Әкият" курчак театры сәгать 11.00дә һәм 13.00дә "Буратино" спектаклен тәкъдим итә.
Концерт залларында
Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә «Гәрәбә» Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле концерты уза.
Вакыты:18.30
Бүген дә УНИКСта Г.Уразова белән Илдар Әхмәтов «Ничек җырчы булырга?» концерт программасы белән Казан тамашачысы алдында имтихан тота.
Вакыты: 17.00
С.Сәйдәшев исемендәге концерт залында
«Шәм яктылыгында музыка» Классика шедеврлары. Борынгы романс куела.
Вакыты: 15.00

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading