16+

“Якыннарга, үземә вакыт җитми дип зарлана иде кайберәүләр. Менә ул вакыт!”

Коронавирус таралмасын өчен табиблар да, хокук сакчылары да тырыша. Ә кайберәүләр, бу кагыйдәләрне бозып, шашлык кыздыра, шәһәр буйлап йөри. Намусыбыз кайда соң?! Аларга оят түгелме икән?

“Якыннарга, үземә вакыт җитми дип зарлана иде кайберәүләр. Менә ул вакыт!”

Коронавирус таралмасын өчен табиблар да, хокук сакчылары да тырыша. Ә кайберәүләр, бу кагыйдәләрне бозып, шашлык кыздыра, шәһәр буйлап йөри. Намусыбыз кайда соң?! Аларга оят түгелме икән?

Безнең халыкта үзеңә тимичә бернинди авыру да, зәхмәт тә куркыныч түгел дигән караш яши. Кызганыч, Россия һәм Татарстан хөкүмәтле коронавирус зәхмәтен таратмас өчен үзизоляция системасын игълан иткәч тә, үз сәламәтлекләренә, башкаларныкына битараф караучылар шактый әле. Әнә, кемдер баласын урамга алып чыккан да, үзләре яратып йөргән паркка таба атлый. Әнә, иртә таңнан салмыш ике яшь пар өйләренә кайтып килә. Кемдер шашлыкка чыгып китеп, җитмәсә, янгын куркынычсызлыгын да үтәмәскә тырыша... Кыскасы, ниндидер карарларны эчке бер протест белән булса кирәк (ә бәлки бары тыңламаучанлык, кирелек үз эшен эшлидер, ә бәлки бөтенләй ахмаксызлык, наданлык беренче планга чыгадыр), күп кенә кеше югарыдагылар игълан иткән куркынычсызлык карарларын үтәмәскә тырыша.

Ә бит, рус әйтмешли, зрә... Әле моннан ике көн элек кенә Татарстанда коронавирус йоктырган авырулар саны бер тәүлек эчендә 9 дип игълан ителсә, бүген инде 23 яңа очрак теркәлүе билгеле булды.

Үзизоляция режимын саклау, Татарстан Президентының профилактик чараларны катгыйландыру турындагы белдерүенә карашларын белү өчен үз укучыларыбызга да мөрәҗәгать иттек.

Рузилә Абдуллина, Казанның 162нче балалар бакчасында өлкән тәрбияче: 
 - Үзизоляция режимын бозып урамда йөрүчеләрне аңламыйм. Коронавирус таралмасын өчен табиблар да, хокук сакчылары да тырыша. Ә кайберәүләр, бу кагыйдәләрне бозып, шашлык кыздыра, шәһәр буйлап йөри. Намусыбыз кайда соң?! Аларга оят түгелме икән? Дин әһелләре Ходайдан сорап гыйбадәт кыла. Авыру йокмас әле дип, үзизоляциягә җитди карамаучылар ялгыша. Бөек Ватан сугышында  безнең бабаларыбыз бердәм, ватанпәрвәр булганга дошманны җиңгәннәр. Безгә дә шушы авыр вакытларда бердәмлек кирәк.

Зөлфәт Зиннуров, шоумен, "Башваткыч" тапшыруын алып баручы: 
- Мин үзизоляцияне гаиләм белән өйдә уздырам. Шәхси йорт булгач, эш бетми. Күңелсезләнеп утырганыбыз юк. Аллаһы сакланганны саклармын дигән. Илдә мондый кагыйдәләр юктан гына уйлап чыгарылмаган бит.  Саклану чараларын күрергә кирәк. Әни янына авылга да кайтмыйм хәтта.

Люция Шәрәфиева, “Болгар” радиосында яңалыклар хезмәте мөхәррире:
- Без үзизоляция вакытында өйдә утырабыз. Күршебез – 65 яшьтән узган кеше. Бер подъездда ике кеше. Ул режимны аеруча саклый. Подьезддагы чисталыкны кайгыртып, үзе теләп идәннәрне, тоткычларны хлорка белән юа. Чүп чыгарганда, билгеле, үзебез чыгарабыз. Кирәк әйберне кибеттән алып кайтып бирәбез. Кибеткә ике көнгә бер чыгабыз. Өйдә торуның начарлыгын күрмим. Гаиләгә күбрәк игьтибар бирәсең. Тәмле әйберләр пешерәсең. Дистанцион укуга күчкән вакытында бала янында булу да яхшы. Булышабыз. Мин моны вакытлыча чара дип кабул итәм. Шуңа борчылмыйм. Иң мөһиме – сәламәтлек, калганы булыр Алла боерса.

Алсу Газимҗанова, экстрасенс: 
- Күптән беркая да чыкканым юк. Элеккеге фотоларны карап кына юанам. Тик өйдә утыру иң куркынычы түгел, барысы да узачак, элекке тормышка кайтачакбыз әле! Бу сынауларны тиешенчә уздырыйк. Президент үзизоляция режимын катгыйландырырга дигәнне дә дөрес кабул итик. Бу хәлләр өчен берәүне дә сүгәргә, язмышка  үпкәләргә кирәкми. Киресенчә, Аллаһы гаилә белән булу мөмкинлеге бирә. Үзең яраткан эш белән шөгыльләнергә була.  Гел туганнарга, якыннарга, үземә вакыт җитми дип зарлана иде кайберәүләр. Менә ул вакыт. Рәхәтен күрик!

Айсылу Габдинова, җырчы:
- Президент тарафыннан таләпләрне кырыслату дөрес дип уйлыйм, чөнки пандемияның тизрәк юкка чыгуы – безнең кулларда.
Кытайда өй каршына, хәтта кибеткә чыгырга да рөхсәт булмаган, азык-төлекне кешеләргә китереп биргәннәр, шуңа бу тиз арада беткән. Ә бездә халык шашлыкка чыга, кунакка йөрешә, шуңа җитәкчеләр мондый карар кабул иткәндер.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading