16+

Ял көннәре атнаның – чәчәкләре, гөлләре...

Бүген Казанда узачак чаралар исемлеге белән танышыгыз.

Ял көннәре атнаның – чәчәкләре, гөлләре...

Бүген Казанда узачак чаралар исемлеге белән танышыгыз.

Виниломания - пластинкалар күргәзмәсе
Бүген ROCKSTAR BARда винил пластинкалар күргәзмәсе - Виниломания уза. Әлеге чара музыка индустриясендә барган барлык яңалыклардан хәбәрдар булырга яратучылар өчен бик кызыклы булачак. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән әсбаплар жанр һәм чор белән чикләнмәгән.
Вакыты: 11.00
Авыл хуҗалыгында кунакта
Һәр атнаның шимбәсендә Игенчеләр сарае каршында казанлылар һәм башкала кунаклары өчен "Авыл хуҗалыгында кунакта" дип аталган мәдәни-күңел ачу чарасы үткәреләчәк. Чарада "Яшь профессионаллар" чемпионаты кысаларында мастер-класслар узачак. Моннан тыш, кунаклар спорт ярышларында катнаша, үзләрен ГТО нормалары буенча әзерлекләрен тикшерә алачаклар.
Вакыты: 11.00
"Антипати" бомж-кичә
Шимбә көнне Алафузовлар фабрикасында гадәти булмаган кичә уздырыла. Хеллоуин "Антипати" - бомж-кичә форматында оештырыла. Ягъни Хеллоуинга күңел ачарга килүчеләр яшәргә урыннары булмаган кешеләр кыяфәтенә керергә тиеш.
Вакыты: 14.00
"Призрак оперы"
Тагын бер Хеллоуин кичәсе Брассерия ресторанында уза. Анысы "Призрак оперы" мюзиклы мотивлары буенча оештыралачак.
Вакыты: 21.00
Хоккей
Спорт яратучылар бүген "Татнефть-Арена"да "Ак Барс" командасы өчен җан ата ала. Ул Екатеринбургның «Автомобилист» командасы белән очраша.
Вакыты: 17.00
Театрларда һәм концерт залларында
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында П.А.Ойунский исемендәге Саха академия теарты гастрольләре. 29 октябрьдә алар «Бернарда Альба йорты» (Ф.Г.Лорка) спектаклен тәкъдим итә. (Вакыты: 18.00) Һәм шушы ук көнне камаллыларның «Җәйнең бер көнендә» (вакыты: 19.00) драмасы куела.
К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында - сәгать 17.00 дә "Әллә язмыш, әллә ялгыш" комедиясе, "Болакта" Яшьләр театрында сәгать 18.00 дә - "Одержимый" (пластик драма), Яшь тамашачылар театрында сәгать 18.30 да - "Очень простая история" спектакле күрсәтелә.

Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә сәгать 18.00дә Рөстәм Вәлиевның тууына 55 ел тулуга багышланган "Якты моң" концерты уза. Ә "Пирамида" күңел ачу комплексында - Сергей Лазерев (Вакыты: 18.00), "Эрмитаж" концерт-холында Казахстанның популяр рэп башкаручысы Скриптонит концерт куя. Вакыты: 19.00.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading