Якшәмбе көннең төп бәйрәм чарасы исә - "Казан-Арена"да узачак зур концерт. Бәйрәмнең төп кунагы - Сергей Лазарев. Аңардан кала концертта тагын җырчы һәм композитор Игорь Николаев та чыгыш ясаячак. Чарага сайлау участокларында бирелгән браслетларны күрсәтеп керергә кирәк булачак. Вакыты: сәгать 20.00 дә
RockestraLive
RockestraLive симфоник шоуы иң танылган рок төркемнәрен бер сәхнәгә җыя. "Эрмитаж" концерт холлында соңгы ун елдагы легендар рокк-төркемнәренең танылган җырлары яңгыраячак. Вакыты: сәгать 19.00 дә
Болардан тыш, башкаланың К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры да үз тамашачыларын көтеп кала. Биредә шимбә көнне сәгать 11.00 дә - "Шашкан бабай" абсурд комедиясен, М. Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театрының "Ул бит кичә иде" лирик комедиясен (сәгать 17.00дә), якшәмбедә М. Шкетан исемендәге Мари милли драма театрының "Туй коймаклары" (сәгать 11.00 дә) комедиясен карарга мөмкин.
Комментарийлар