16+

Ялган ит һәм сөт ризыкларын сатуга чик куела

Узган елның 1 июленнән ит һәм сөт җитештерүчеләр, аларны сатучылар, “Меркурий” системасына теркәлеп, ветеринария сертификатын электрон формада рәсмиләштерә башлады. Быелның шул ук датасыннан исә тагын бер яңалык көтелә.

Узган елның 1 июленнән ит һәм сөт җитештерүчеләр, аларны сатучылар, “Меркурий” системасына теркәлеп, ветеринария сертификатын электрон формада рәсмиләштерә башлады. Быелның шул ук датасыннан исә тагын бер яңалык көтелә.

Бу юлы әзер сөт, ит һәм балык продукцияләренә дә электрон сертификат кирәк булачак. Монысы беренче этапта, ә кефир, йогырт, пахта, каймак ише әче сөт ризыклары икенче этапка кала. Анысы 1 ноябрьдән кертергә җыеналар.
"Меркурий" системасының максаты – сыйфатлы азык-төлек җитештерү һәм ялган продуктлар чыгаруга юл куймау. Ни өчен дигәндә, бу система белән эшләгәндә, бөтен нәрсәне ачыктан-ачык күреп булачак.

Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин журналистларга сөйләгәнчә, Татасртанда яңа системага күчү 2015 елдан бирле башкарыла. Төбәкләр арасында Татарстан бу эшкә беренчеләрдән булып алынды. Үткән елны электрон ветеринария сертификатларын бирү буенча республика лидер иде.

– 1 июльдән ул илнең башка төбәкләренә дә керде. Бүгенге көндә исә рәсмиләштерелгән электрон документларны бирү буенча 13 урында барабыз. Аерым алганда, чи сөт, иткә сертификат бирүдә без беренче һәм икенче урында.  1 июльдән 26 млн электрон ветеринария сертификаты бирелде. Якынча аена 3 млн нан артык шундый сертификат бирәбез, – диде ул.
Ил буенча алганда, электрон ветеринария сертификатларын иң күбе Мәскәү, Петербург шәһәрләре, Краснодар, Свердловск, Самара, Чиләбе төбәкләре бирә икән.

Әйткәнебезчә, "Меркурий" системасы ялган продуктлар чыгаруга юл куймый. Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Иванов искәрткәнчә дә, яңа система ярдәмендә намуссыз сөт, ит һәм балык продукциясен сатучыларга көн бетәчәк.

– Үзләре җитештергән продукцияне билгеле брендлар астында сатуга чыгаручылар да бар. "Меркурий" системасы исә мондый контрафакт очракларын булдырмаска ярдәм итә, – диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading