«XXI гасыр чире» исеменә заманыбызның күп кенә авырулары дәгъва кыла. Бәхеткә, аларның күбесенә каршы дәва уйлап табылган инде. Цивилизациянең йогышлы чире - ялгызлык кына искәрмә булып кала бирә.
Күбебез, ялгызлык ул - күңел халәте, вакыт-вакыт һәр кешедә дә була, дип уйлый... Һәм ялгыша. Белгечләр әлеге халәтнең куркыныч авыру икәнен исбатлады инде. Алга киткән илләрдә яшәүчеләрнең 10-30 проценты хроник ялгызлыктан иза чигә. Әлеге чирне «эләктергән» кеше үзен дөньядан, башкалардан аерылган итеп хис итә. Психологлар ялгызлыкның ике төрен аерып күрсәтә. Күчүче ялгызлык кыска вакытлы, билгеле бер сәбәпләргә бәйле була. Мәсәлән, эш буенча бөтенләй чит-ят шәһәргә күчеп китәргә туры килсә, әлеге хис күңелгә үтеп керергә мөмкин. Тик озакламый көндәлек мәшәкатьләр үз эченә бөтереп алачак, яңа дуслар табылачак - ялгызлык чигенәчәк. Хроник ялгызлык салкын тию кебек - аннан котылуы, ай-һай, авыр. Ул чиксез вакыт дәвам итәргә мөмкин. Күңел җылысы, мәхәббәт җитмәү, үзбәянең түбән булуы - хроник ялгызлыкның сәбәпләре.
Дөрес, ыгы-зыгыдан, көндәлек мәшәкатьләрдән туйгач, кайвакыт, ялгыз калып, башны сафландырасы, күңелне чистартасы килә. Бу шулай булырга тиеш тә, ди психологлар. Тик «чистарыну» бик озак дәвам итсә, аның, әлеге дә баягы, хроник авыруга әйләнү куркынычы арта. Баштагы чорда чирне сизмисең. Төнлә буш фатирда япа-ялгызың калгач килеп чыга ул. Көндез ары чабып, бире сугылып, теш сызлавын тоймыйбыз бит, ә төнлә, йокларга яткач, авырту үрле-кырлы сикертә. Ялгызлык та шулай.
Ялгызлыкның сәбәпләрен тормышка, әйләнә-тирәгә сылтап калдырганчы, гаепне үзебездән эзләргә кирәкмиме икән?!.
Ялгызлык чылбырын ничек өзәргә?
Н. Н. НАРИЦЫН, табиб-психотерапевт, психоаналитик:
Кешеләр барыбер бер-берсен ахырга кадәр аңлап бетерә алмый. Димәк, күпмедер дәрәҗәдә без барыбыз да ялгыз. Шулай булгач, теләсә кем янына барып, аралаша башларга мөмкин. Уртак тема да бар - ялгызлык. Соры көннәрне якты төсләргә буяу турында уйланырга кирәк. Кемнең дә булса каршына атларга, беренче булып сүз башларга курыкмагыз. Теләсә нинди халәттән чыгу юлы - хәрәкәт. Көнбатышта ялгызлыктан интегүчеләр өчен төрле башлангычлар бар: волонтер оешмалары, ышаныч телефоннары... Тагын бер гадәт кулланылышта - нинди дә булса балага исем атасы яки анасы булу. Америкалылар мондый мөнәсәбәтләргә вакытларын да, акчаларын да кызганмыйлар - озын гомернең сере шул икәнен аңлыйлар.
Ялгызлыкның сере һәрберебезнең күңелендә яшерелгән. Аның хроник чиргә әйләнүеннән сакланырга кирәк. Кеше тормыштан нәрсә эзләгәнен белмәгәндә, яшәүнең мәгънәсен югалтканда, ялгызлык упкыны тагын да тирәнәя. Шуңа күрә эчке дөньяң белән гармониядә яшәү зарури.
Ялгызлык белән Ышаныч
(ХИКӘЯТ)
Борын-борын заманда, Җир читендә бер бик зур сарай булган, ди. Аның хуҗасы Ялгызлык атлы аждаһа булган. Ул бер бик гүзәл кызны сарайда ябып тоткан. Бик сирәкләр генә, тоткынны коткару өчен, серле биләмәгә кереп, тормышларын куркыныч астына куйганнар.
Кайвакыт батыр егетләр тәрәзә төбенә кадәр килә алганнар, кызны үзләре белән китәргә чакырганнар, Шатлык, Ләззәт патшалыкларын күрсәтергә вәгъдәләр биргәннәр. Аларның кыланмышларына принцесса елмаеп кына җавап биргән, чөнки туганнан бирле шушы сарайда яшәгән кыз өчен башка дөнья булмаган.
Ялгызлык атлы аждаһа аңа еш кына: «Син ирекле, мин сине тотмыйм, теләгән кешең белән китә аласың», - дип кабатлый торган булган. Тик кызга сарай тышындагы тормыш явыз, авыр булып тоелган. Таныш диварлар арасында үзен ышанычлы хис иткән ул.
Батырлар килә торган. Алар кызга алтын таулары вәгъдә иткәннәр, урлап китәргә теләгәннәр, аждаһаны көч сынашырга чакырганнар... Тик барысы да җиңелү белән тәмамланган.
Бервакыт бер батыр егет кызның күңелен яулаган. Ул бернәрсә дә вәгъдә итмәгән, бүлмәгә кергән дә гүзәлкәйнең кулларыннан тоткан.
- Кем син? - дип сораган принцесса.
- Мин - Ышаныч, Мәхәббәт иленнән.
- Мине алып китәргә телисеңме?
- Үзең риза булсаң гына.
- Аждаһадан курыкмыйча ничек үтә алдың?
Белмисеңмени: Ышаныч килгәч, Ялгызлык бөтенләйгә китә бит, - дип җавап биргән тапкыр егет.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар