16+

Ялларда һава торышы нинди булачак?

27 октябрьдә аякка иярерлек пычрак булса, 4 атнадан чын кыш килер, ди халык сынамышлары.

Ялларда һава торышы нинди булачак?

27 октябрьдә аякка иярерлек пычрак булса, 4 атнадан чын кыш килер, ди халык сынамышлары.

Бүген, 26 октябрьдә Казанда алмашынучан болытлы һава, җил көньяктан, тизлеге - секундына 10-15 метр.

Төнлә һаваның минималь температурасы +6 +9 градус булса, көндез +8..+11 градус. Халык сынамышларына күз салсак, 26 октябрь көньяктан тиз-тиз агучы болытлар - я яңгыр, я кар алып килә, диелгән.

Шимбә көнне, ягъни 27 октябрьдә, Татарстанның күпчелек районнарында урыны-урыны белән яңгыр көтелә. Казанда көндез +6 градус җылы, төнлә һава температурасы 0 градуска кадәр төшә.

Ял көнне, 28 октябрьдә, шулай ук алмашынучан болытлы һава, Татарстанның күпчелек районнарында һәм Казанда яңгыр явуы көтелә. Көндез һава температурасы – + 5- +6 градус тирәсендә тирбәлә, төнлә алдагы төндәге кебек үк – 0 градус.

Дүшәмбедән көннәр чынлап торып сута башлый. Көндезләрен һава температурасы 3 градус җылы булачак. Сишәмбе, чәршәмбе – 1 градус җылы. Төннәрен һава температурасы – -3 градуска кадәр төшә.

Сезнең хозурга тагын бер халык сынамышы: 30 октябрьдә яңгыр яуса – кыш суык килер. Аяз булса, кыш җылы булыр.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading