16+

Ялларда кая барырга?

9 сентябрь көнне Казанның күп кенә паркларында күңелле чаралар оештырыла.

Ялларда кая барырга?

9 сентябрь көнне Казанның күп кенә паркларында күңелле чаралар оештырыла.

Әйтик, «Крылья Советов» паркында сәламәт яшәү көне үтәчәк, Горький паркында Россия режиссерларының кыска метражлы фильмнарын күрсәтәчәкләр. Фильм дигәннән, мөселман кинофестивале кысаларында «Мир», «Алмаз Синема ПОРТ» («Ривьера»). кинотеатрларында 10 сентябрьгә кадәр игелеклелек, яхшылык, гаделлек турында бушлай фильмнар карарга мөмкин булачак. 

9 сентябрь – рус язучысы Лев Толстойның тууына 190 ел булу белән дә истә калачак. Бу уңайдан башкаланың паркларында, скверларда «Игелеклелек атнасы» акциясе башланачак. Музейларда Толстой көннәре үтәчәк. Язучының һәйкәленә чәчәкләр салу, Казанда Толстой эзләре буйлап сәяхәт оештырылыр дип тә көтелә. 

Зөя утрау-шәһәрчегендә «Зөя ухасы» фестивале үтәчәк. Биредә балык тоту элек электән килгән шөгыль. XVI гасырда ул иң керемле булып саналган. Балык уылдык чәчкән чакта шәһәрдә, хәтта кыңгыраулар да чыңламый торган. Балыкчылык бүген дә популяр. Бәйрәмдә балык шулпасыннан авыз итәргә, аны әзерләү буенча мастер-классларда катнашырга мөмкин булачак. 

Спорт яратучыларга да ял көне күңелле чаралар әзерли. «Крылья Советов» паркында иртәнге сәгать тугыздан кичке сәгать 18.00гә кадәр «Куып тот» велосипед ярышлары үткәреләчәк. Казанда бу чара инде 14нче тапкыр уздырыла. Бу юлы ярышларга Удмуртия республикасының Сарапул шәһәреннән балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе делегациясе дә килер дип көтелә. Ярышта катнашу өчен шлем, велосипед һәм алдан теркәлү кирәк. 

Фото: www.kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading