Шәһри Казан

Яратып, «Шәһри Казан»

Апрельдә, Ходай кушып, 85 яшен тутырасы әбием «Шәһри Казан»га язылып куйган. Дөрес, ул бер еллап кына вакытлы матбугатка язылмый торган иде. Аңа хәтле әллә ничәшәр газета-журнал яздырып ала иде. Шөкер, бүгенге көнгә кадәр күзлексез укый, бәйли. Ялгыз гына яши. Беркайчан телевизор алдырмады. - Минем әллә ничә телевизор алырлык мөмкинлегем бар,...

Апрельдә, Ходай кушып, 85 яшен тутырасы әбием «Шәһри Казан»га язылып куйган. Дөрес, ул бер еллап кына вакытлы матбугатка язылмый торган иде. Аңа хәтле әллә ничәшәр газета-журнал яздырып ала иде. Шөкер, бүгенге көнгә кадәр күзлексез укый, бәйли. Ялгыз гына яши. Беркайчан телевизор алдырмады.

- Минем әллә ничә телевизор алырлык мөмкинлегем бар, әмма кирәге юк, аннан гел шуны гына карап утырасы була, - ди.

Әби бөтен яңалыклардан хәбәрдар. «Болгар» радиосын намаз вакытларында гына сүндереп тора. Хәзер менә тагын да хәбәрдаррак булу өчен, кабат газетага язылган.

Сүземне әбидән башлавым тикмәгә түгел. Аның кебек «Шәһри Казан»ны беренче тапкыр яздырып алучыларыбыз шактый чөнки. Яңа елга без артып һәм яңарып кердек. Азнакай, Аксубай, Әтнә, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Түбән Кама, Саба, Чистай районнарында укучыларыбыз берничә тапкыр артты. Шулай ук без Башкортстанда укучыларыбыз артуга да бик сөендек. «Шәһри Казан» булгач, гел шәһәр турында гына язарга тиештер дип уйлаучылар ялгыша, Казан - бөтен татарның башкаласы булган кебек, газета да, кайда яшәүләренә карамастан, бөтен халык мәнфәгатьләрен кайгыртачак.

Узган ярты ел безнең өчен яңару чоры булды. Үзебезне, авыз тутырып, халыкчан газета дип атый алабыз дип уйлыйм, чөнки үзәктә - сез, сезне кызыксындырган темалар, борчыган сораулар, хөрмәтле укучыларыбыз. Без сезнең кебек гади, сезнең кебек күпкырлы һәм сезнең кебек кызыксынучан. Юкка гына шигаребез дә «Синең өчен, синең турында» түгел бит.

«Шәһри Казан» көчле журналистлар сос­тавы бе­лән дә мактана ала. Шөкер, татарның иң үткен каләмле, иң халыкчан, иң көчле журналистлары белән берлектә иҗат итәбез. Сезнең өчен. Шуңа күрә бер соравыгыз да безнең игътибардан читтә калмас дип ышандырып әйтә алабыз.

Безнең өчен быелгы ел юбилей елы булуы белән дә кадерле. Август аенда газетага 25 яшь тулачак. Бер караганда, зур дата кебек тоелмаса да, газета өчен шактый гомер. Ул бәйрәмне дә бергә уздырырга язсын.

Миңа еш кына: «Ә матбугатның киләчәге нинди булыр дип уйлыйсыз?» - дигән сорау бирәләр. Мин оптимист. Шуңа күрә гел яхшыга өметләнәм. Халык та соңгы елларда ничектер үз асылына кайта кебек тоела, сыйфатлы әдәбиятка, музыкага тартыла башлады, шуңа күрә басма матбугатка да игътибар кимемәс дип уйлыйм. Әлбәттә, икътисади вазгыять әллә нинди хәлләр китереп чыгарырга мөмкин, тик шулай да төшенкелеккә биреләсе килми. Яңа гына типографиядән килгән газета исен яратам мин. Китап битләренең кыштырдавы ошый. Китап кибетләрендәге чиратларны күреп сөенәм, электрон китаптан ерак юлга чыкканда гына файдаланам. Туган ягым Аксубай район үзәк китапханәсендә эшләүчеләр: «Китапларга берничә айлык чират бездә, көтеп торып укыйлар», - диделәр. Әйе шул, рәхәт итеп газета битләрен ачып, китап битләрен кыштырдатып укуга ни җитә, шулай бит?! Аннан, фикерле, җәелеп китеп рәхәтләнеп укый торган язмалар да нәкъ менә вакытлы матбугатта бит инде.

Сөйлисе сүзләр шактый. Алда сөйләшер, фикерләшер мөмкинлекләр күп булыр әле. Ә хәзергә, исәнмесез, хөрмәтле укучыларыбыз! Хәерле, имин, тыныч, бәрәкәтле елда сәламәтлектә яшик! Бер-беребезгә якын, тугры дус булырбыз дип ышанам. Без сезне яратабыз!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: