16+

Ярминкәгә рәхим ит!

Бу атнаның шимбәсеннән Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана һәм ул 30 ноябрьгә хәтле һәр атнаның шимбәсендә булачак.

Ярминкәгә рәхим ит!

Бу атнаның шимбәсеннән Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана һәм ул 30 ноябрьгә хәтле һәр атнаның шимбәсендә булачак.

Ярминкәләр шәһәрнең дүрт мәйданында үтә. Дементьев урамындагы 123 нче профессиональ лицей каршында, Адоратский урамындагы Яңа Савин базарында һәм Дәрвишләр бистәсенең Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты каршында. Шулай ук, Аграрная урамында урнашкан «Казан» Агропромпаркында да һәр атнада авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза.
21 сентябрь көнне Парк Хаус сәүдә һәм күңел ачу үзәге каршындагы мәйданда мәктәпләр, һөнәри уку йортлары үстергән һәм җитештергән товарлар сатылачак. Ярминкәләргә барып чагыштырмача арзан бәядән азык-төлекләр алырга, күңел ачып кайтырга ашыгыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading