16+

Яшел сабаклы бәрәңге – сәламәт бәрәңге яки бәрәңге алу һәм саклау буенча киңәшләр

Башка елларны күп кенә районнарда бәрәңгене 30 августларга ала башлыйлар иде инде. Быел сабаклары ямь-яшел әле, коры-сарылары да бик күренми. Хәтта ара-тирә әле яңа гына чәчәк атып утырганнары да очраштыргалый. Моның хикмәте нидә икән? Быелгы җылы һәм чагыштырмача коры җәйнең нәтиҗәсеме, әллә сәбәп башкадамы? Мондый бәрәңгеләрне кайчан казып алсак дөрес була? Гомумән, быел республикада бәрәңге уңышы ничек? «Икенче икмәк» өлгерер өчен ничә көн кирәк һәм аны ничек сакларга? «ШК» хәбәрчесе белгечләр белән әнә шул хакта сөйләште.

Яшел сабаклы бәрәңге – сәламәт бәрәңге яки бәрәңге алу һәм саклау буенча киңәшләр

Башка елларны күп кенә районнарда бәрәңгене 30 августларга ала башлыйлар иде инде. Быел сабаклары ямь-яшел әле, коры-сарылары да бик күренми. Хәтта ара-тирә әле яңа гына чәчәк атып утырганнары да очраштыргалый. Моның хикмәте нидә икән? Быелгы җылы һәм чагыштырмача коры җәйнең нәтиҗәсеме, әллә сәбәп башкадамы? Мондый бәрәңгеләрне кайчан казып алсак дөрес була? Гомумән, быел республикада бәрәңге уңышы ничек? «Икенче икмәк» өлгерер өчен ничә көн кирәк һәм аны ничек сакларга? «ШК» хәбәрчесе белгечләр белән әнә шул хакта сөйләште.

Бәрәңге алу һәм саклау 

Танылган бакчачы Фарсель Зыятдинов та безнең сүзләрне раслады. 

– Чынлап та, быел күпчелек кешенең бәрәңге сабаклары яшел тора. Бу бәрәңге авырмаган, фитофтороз, фузариоз дигән авыру йоктырмаган дигәнне аңлата. Авырган бәрәңгенең яфраклары да, сабаклары да кибә. Сабаклары саргайган бәрәңгене җир астында тотуның мәгънәсе юк инде. Шуңа күрә аларны казып алу ягын кайгыртырга кирәк. Аннан соң, бәрәңге авырмаган икән, димәк, беренчедән, табигать шартлары уңай килгән, икенчедән, хуҗа кеше авыруларга каршы көрәшкән дигән сүз. Мин үзем дә бакчама бераз гына бәрәңге утырттым. Эшкәрткән җирендәге бәрәңге сабаклары әле дә яшел утыра. Ә эшкәртмәгән урындагы бәрәңге авыру йоктырып, сабаклары кибеп бетте. Бер үк бакча югыйсә. Чәчәк атып утырган сабаклар булуга да гаҗәпләнергә кирәкми. Моның сәбәбе гади. Эссе көннәрдә туфрак кызды, яңгыр булмады. Орлык шытып чыга алмыйча җир астында ята бирде. Аннан соң яңгыр явып үткәч тишелеп чыкканнары хәзер чәчәк ата, – дип аңлатты Фарсель Зыятдинов. 

Бакчачы әйтүенчә, Татарстанда бәрәңгене 15 сентябрьдә ала башлыйлар. Ә инде 25 сентябрьгә кадәр алып бетерергә тырышырга кирәк. Сабакларын ай башында чабып ташласаң яхшы. 

– Яшел сабакларын сентябрь башында, ягъни бәрәңгене казып алырга бер-ике атна кала чабып алырга кирәк, – дип киңәш итә ул. 

Фарсель абый әйтүенчә, бәрәңге өлгереше сортларга карап билгеләнә. Алар 60-70, 80-90 һәм 100-110 көндә өлгерә торганнарга бүленә. 

– Бәрәңгенең өлгергәнлеген кабыгына карап беләләр. Әгәр ул ныклы булса, димәк, казып алырга мөмкин дигән сүз. Кайберәүләр бәрәңгенең эче сусыл булуны өлгермәгән дип уйлап ялгыша. Аның сәбәпләре башкада булырга мөмкин. Гадәттә, иртә өлгерә торган кайбер сортлар сусылрак була, – ди ул. 

Саклауга килгәндә, халыкта бәрәңгене көл белән бутау һәм башка чаралар да бик күп, ләкин бәрәңге яхшы кипкән, черекләреннән араланган булса, саклау барышында кыенлыклар булмаска тиеш. Төп шарт – бәрәңгенең коры булуы, ди белгечләр. 

Галимә Фәния Җамалиева да бәрәңге сабакларын алдан чабарга киңәш итә. 

– Бәрәңгене казыр алдыннан бер атна алдан сабакларын чабарга кирәк. Бу вакытта бәрәңге ныгый, өлгерә, аның авыруларга каршы торучанлыгы арта.

Ныгымаган, өлгермәгән бүлбеләр исә тиз чери, авыруларга бирешә торган була. Кайберәүләр, сабагы яшел дип, алдан чапмаска тырыша. Бер атна булса да үсә торсын, янәсе. Әмма бөтен сортларны да бер үк вакытта казып алу да дөрес түгел. Иртә, уртача өлгерә торганнарны гына иртә казырга киңәш ителә. Сабагы фитофтора белән зарарланганнарын да чабарга вакыт. Озак тотсаң, авыру бүлбеләргә төшәчәк, – дип кисәтә галимә.

Фәния Җамалиева әйтүенчә, бәрәңгене казып алганнан соң да аны шунда ук сакларга куярга ярамый, җилләтергә кирәк. Моның өчен җил уйнап торган караңгы, кояш төшми торган бинага куярга киңәш ителә. Ә менә орлык өчен калдыра торганнарны, киресенчә, кояш төшә торган җирдә җилләтү кулай. Кояш нурлары нәтиҗәсендә яшелләнгән бүлбеләрнең авыруларга каршы торучанлыгы арта һәм яхшырак та саклана. Җилләтү, киптерү 10-30 көн дәвам итәргә тиеш. Саклауга куйганда кабаттан араларга киңәш ителә. Бу вакытта чери башлаган, йомшарган бүлбеләр күренергә мөмкин. Андыйларны саклауга куярга ярамый.

Суган һәм сарымсак саклау 

Бәрәңге уңышын җыярга ныклап тотынырга бераз иртәрәк булса да, бакчаларда суган, сарымсаклар җыеп урнаштырылды инде. Берочтан без Фарсель Зыятдиновтан аларны саклау буенча да киңәшләрен белештек. 

Фарсель абый әйтүенчә, быел җәй кояшлы, җылы килгәч, суган уңышы яхшы булды. Күләгәле, үтәли җил йөри торган урында ике-өч көн киптерелгән булса, алар яхшы сакланырга тиеш.

– Саклауга куелган суганның сабакларын 3-4 см калдырып кына кисү яхшы. Түтәлдән алган вакытта озынрак калдырабыз, чөнки аның исәбенә суганчасы тулыланырга мөмкин. Кемдер кыякларын яртылаш кисә, кемдер бөтен килеш калдыра. Алай алган очракта, сакларга куяр алдыннан кыякларын кыскартырга кирәк. Аннан соң суганны да, сарымсакны да даими температурада сакларга киңәш ителә. Әгәр, мәсәлән, башта ук 1-4 градуска кадәрге салкынча урынга, базга яки подвалга куябыз икән, шул температура торырга тиеш. Базда ике торба – һава керә һәм чыга торган булса яхшы. Болай булганда, температураны көйләргә уңайлы, – ди ул. 

Саклауга килгәндә, суган, сарымсакны төрлечә саклыйлар. Кем өчендер суганны тартмаларга 10 см калынлыкта таратып кую яхшы. Үреп тә куярга мөмкин, тик бу очракта кыякларын калдырырга кирәк. Монысын инде өй температурасында сакларга туры киләчәк.

– Бакчачылар тәҗрибәсе буенча, суганны бер рәт итеп тезәләр дә өстенә он сибәләр, тагын суган тезәләр дә он сибәләр. Ягъни суган белән онны аралаштырып баралар. Ә өстәге рәткә онны мулрак итеп сибәргә кирәк. Сарымсакны да шушы ук ысул белән сакларга мөмкин. Болай итеп саклаганда, ул язга кадәр кипмичә, матур, каты килеш саклана, – ди ул. 

Август, сентябрь аенда эшләнәсе эшләр

– Август ахыры, сентябрь башларында эшлисе эшләр бакчада бик күп, – дип, Фарсель абый аларның берничәсенә генә тукталасы итте. 

Беренчедән, тәмләткечләр белән эш. Хәзер бакчачылар 18-20 төрле тәмләткеч үстерә. Август ахырында аларның өске өлешен кисеп алып, яхшы урында киптерергә һәм пыяла савытларга салып сакларга кирәк. 

Икенчедән, август аенда җирне туңга казып калдырырга тырышырга кирәк. Сентябрь аенда казыганга караганда, анда уңыш әйбәтрәк була. Чөнки бу вакытта микроорганизмнарның эшчәнлеге көчәя, органик матдәләрне минералга әйләндерәләр. Августта казылган җирдә уңдырышлылык арта, туфракның структурасы яхшыра, гумус (үсемлекләр өчен туклыклы мәтдәләргә ия булган туфракның төп органик мәтдәсе) күбәя.

Өченчедән, үрчетү чараларын күрергә кирәк. Карлыган, крыжовникны күчерү өчен питомникларга күчереп утырту зарур. Ике бөреле чыбыкчаларны, биш-алты бөреле чыбыкчаларны үрчетергә кирәк. 

Чәчәкләр турында да онытмасагыз яхшы. Хәзер аларның күбесен ашларга вакыт. Пион кебек бүлеп утыртыла торган чәчәкләрнең тамырын төптән үк казып алып, ике-өч сәгать тотканнан соң тамырларын бүләргә кирәк. Кимендә ике-өч бөре булырга тиеш. Аларның һәрберсен тирән чокыр (50-60 см) казып, астына 20 см дренаж салып утыртырга кирәк. 

Ә сез бәрәңге алдыгызмы әле?

Гөлназ Шәйдуллова, Чүпрәле районы, Кече Чынлы авылы:

– Иремнең әти-әнисе бәрәңгене 15 майда утыртканнар иде. Симәнәсе борынламаган булгангадырмы, соңрак тишелде. Әлеге вакытта да бәрәңге сабаклары ямь-яшел, берсе дә корымаган. Дөрес, күрше-тирәдәгеләрнеке корыган инде. Безнекеләр алырга ашыкмый әле, бу эшне сентябрь урталарына дип планлаштыралар. Уңыш начар түгел быел. Ашар өчен генә алып караган идек, арада йодрык кадәрлеләре очрый. 

Айгөл Аксанова, Кукмара, Зур Сәрдек

– Безнең авылда бәрәңге алган кеше юк әле. Иртәрәк, дибез. Сабаклары яшел, урмадык та әле. Быел соңгарак калынды шул, узган ел 30 августта казый башлый идек инде. Үзебезгә ашарга дип кенә казып караган идек. Бәрәңге эре, ләкин әле ярмаланмаган, «елак». 

Гөлсирин Нигъмәтуллина, Яшел Үзән районы:

– Узган атнада бәрәңгене алып бетердек инде. Авылда бөтен кеше дә алып, урнаштырып бетерде дип беләм. Без гел шулай иртә алабыз аны. Быел соңрак утыртылса да, 90 көн узды, өлгергәндер дип, уңышны җыеп алдык. Авылда бер кеше алса, калганнар да акрынлап, кешедән калмыйк дип кузгала. Узган ел белән чагыштырганда, бәрәңге уңышы яхшырак быел. 

Мөнир Гыймаев, Әтнә районы:

– Бәрәңгене без ел саен сентябрь урталарында алабыз. Бераз җилләтәбез дә шул ук көнне базга төшерәбез. Августта бәрәңге алырга ярамый. Бу вакытта җылы була әле. Саклый торган бәрәңгене алган вакытта җиргә бераз салкын төшүе кирәк. Сортларын да алыштырмыйбыз, гел бөртөрле бәрәңге утыртабыз. Әле бер елда да бәрәңгесез калган юк, Аллага шөкер. Быел да мул уңыш булырга охшап тора. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading