16+

Яшьләр хәмергә каршы

Узган якшәмбедә «Азатлык» татар яшьләре берлеге һәм «Күк бүре» хокук яклау оешмасының беренче уртак урам чарасы узды. Алар урамга «Мөселманнар өчен изге саналган Рамазан аенда Татарстан һәм Башкортстан җирендә спиртлы эчемлекләр сатуны тыюны таләп итәбез!», «Татар-башкорт, эчмә!» «Хәмергә юк диик!», «Алкоголь милләтне үтерә», «Чын татар һәм чын башкорт хәмер эчми!»,...

Яшьләр хәмергә каршы

Узган якшәмбедә «Азатлык» татар яшьләре берлеге һәм «Күк бүре» хокук яклау оешмасының беренче уртак урам чарасы узды. Алар урамга «Мөселманнар өчен изге саналган Рамазан аенда Татарстан һәм Башкортстан җирендә спиртлы эчемлекләр сатуны тыюны таләп итәбез!», «Татар-башкорт, эчмә!» «Хәмергә юк диик!», «Алкоголь милләтне үтерә», «Чын татар һәм чын башкорт хәмер эчми!»,...

Узган якшәмбедә «Азатлык» татар яшьләре берлеге һәм «Күк бүре» хокук яклау оешмасының беренче уртак урам чарасы узды. Алар урамга «Мөселманнар өчен изге саналган Рамазан аенда Татарстан һәм Башкортстан җирендә спиртлы эчемлекләр сатуны тыюны таләп итәбез!», «Татар-башкорт, эчмә!» «Хәмергә юк диик!», «Алкоголь милләтне үтерә», «Чын татар һәм чын башкорт хәмер эчми!», «Халыкны исертүдән туктавыгызны таләп итәбез!», «Бер генә ай булса да хәмер эчмичә (сатмыйча) тора аласызмы?» исемле шигарьләр язылган плакатлар күтәреп чыкты.
Башкорт милләтчеләреннән дистәгә якын кеше Уфа каласында кичке сәгать алтыда Конгресс-Холл янәшәсенә, Салават Юлаев исемендәге мәйданга җыелса, «Азатлык» татар яшьләре берлегенең төп акциясе Бауман урамында оештырылды. Аның төп оештыручылары Биектау егетләре Рәфыйк Кәримулла белән Гомәр Мөхәррәмов шулай ук акциядә дистәдән артык мөселманны катнаштырган. Моннан тыш бу акциягә «Азатлык» татар яшьләре берлегенең Башкортстандагы Октябрьск шәһәре һәм Татарстандагы Чаллы бүлеге дә кушылды. Октябрьск каласында «Азатлык»ның урындагы рәисе Эльдар Монасыйпов андагы татар иҗтимагый үзәгенә йөрүчеләрне дә пикетка ияртеп чыкса, Чаллыда бу көнне Илмир Салих ялгызак пикет уздырды. Аның каравы Чаллыдагы «Азатлык»чылар, моның белән генә чикләнмичә, дүшәмбе көнне дүртәүләп пикетка чыктылар.
«Азатлык»ның үзәк бүлек рәисе Наил Нәбиуллин әйтүенчә, алар, пикетта катнашырга чакырып, Татарстанның Диния нәзарәтенә дә хат белән мөрәҗәгать иткән булган. «Диния нәзарәте белән берлектә, Рамазан аенда гына булса да исерткеч эчемлекләр сатуны тыюны таләп итеп, Президентыбызга уртак хат юлласак, иманыбызга, мөгаен, зыян килмәс иде. Әгәр Татарстан толерантлык үрнәге икән, минемчә, Рамазан аенда башка милләт һәм конфессия вәкилләре бу айда булса да мөселманнарга карата - толерантлык, дәүләт исә бу эштә безгә теләктәшлек күрсәтергә тиеш», - ди Наил Нәбиуллин.
...Кызганыч, без әле хәтта бер көнлек Сабан туйларын да хәмерсез генә уздыра алмыйбыз шул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading