16+

Яшьләрнең фармацевт буласы килә

Татарстанда югары уку йортларының көндезге бюджет урыннарына студентлар кабул итү кампаниясе тәмамланды. Җәмгысы 11 мең 650 бюджет урынына барлыгы йөз меңнән артык гариза кабул ителгән, бер урынга тугыз кеше дигән сүз. Быел республикада унберенче сыйныфны егерме ике мең кеше тәмамлады.

Яшьләрнең фармацевт буласы килә

Татарстанда югары уку йортларының көндезге бюджет урыннарына студентлар кабул итү кампаниясе тәмамланды. Җәмгысы 11 мең 650 бюджет урынына барлыгы йөз меңнән артык гариза кабул ителгән, бер урынга тугыз кеше дигән сүз. Быел республикада унберенче сыйныфны егерме ике мең кеше тәмамлады.

Алда атаган йөз мең гариза кайдан барлыкка килгән соң? Закон нигезендә, быел бер абитуриент биш югары уку йортына гариза бирә ала иде, әле анда да һәр вузда өч белгечлек буенча. Шулай итеп, бер абитуриент унбиш гариза яза ала булып чыга.
Татарстанда барлыгы 84 югары һөнәри белем бирүче уку йорты бар, шуларның унтугызы - дәүләтнеке. Быел беренче тапкыр дәүләтнеке булмаган ике югары уку йорты - идарә университеты (ТИСБИ), икътисад-финанс һәм идарә институты (ИЭУП) бюджет урыннары алдылар.
КФУда бер урынга 13 гариза кабул ителгән. Биредә иң зур конкурс елдагыча юридик факультетта һәм Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мәсьәләләр институтында. КФУга укырга кергәннәрнең БДИ буенча бер фәннән уртача баллы - 71-74 тирәсе. КГТУ (КХТИ)да исә - бер урынга 19,3 кеше, А.Н. Туполев исемендәге КГТУ (КАИ)да бер урынга 12,35 кеше туры килә. Казан дәүләт медицина университетында 416 бюджет урыны каралган. Иң зур конкурс «фармация» белгечлегенә - анда бер урынга 38 кеше дәгъва кыла!
Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан (Идел) буе федераль университеты ректоры Илшат Гафуров: «Әлегә түләүле һәм читтән торып уку юнәлешләре буенча нәтиҗәләр чыгарырга иртәрәк, чөнки анда кабул итү тәмамланмады әле», - дип белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading