Шәһри Казан

ЯШЬЛӘЙ ҮЛӘ АГАЧЛАР...

Кайгы агач башыннан йөрми дип еш әйтәбез. Миңа калса, агач башына җиткән афәтләр дә күп. Җәй буе ничә мең гектар урманнар янды, әйтерсең лә дөньяны тоташ ут алды. Шөкер, әле монысы бездә юк. Инде еракка китмичә, юл буена утыртылган посадкаларга гына игътибар итсәк тә, соңгы берничә елда ничаклы авырлыкларга дучар...

Газета укучыларыбыз да бу мәсьәләдә борчылып, редакциягә шалтыраталар. Сорауларыбызга тулы җавап алу өчен Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының Урман фондын саклау секторы мөдире Нияз ТАЗМЕЕВка мөрәҗәгать иттек.
- Нияз Маратович, газета укучыларыбызга аңлатып китик әле: нигә нәкъ менә хәзер урманнарда корыган агачлар шулай нык артты?
- Корыган агачларның күбесе - чыршылар. Аларның тамыры тирәнгә китмәгән, шуңа күрә корылыкка бик тиз бирешәләр. Дым җитмәү сәбәпле, аларның сумалалары кибә, 2010 елдагы корылык нәтиҗәсендә нәкъ менә шушы күзәтелде дә, ә бу корткыч бөҗәкләргә үрчү өчен менә дигән мөмкинлек. Сумала булмагач, алар бернинди каршылыксыз агачның кайрысына үтеп керәләр һәм бер агачны корытып бетергәннән соң, икенчесенә күчәләр. Сез күзәткән күңелсез аланлыклар кайры кортының (короед), икенче төрле итеп әйтсәк, кайрыашар кайры коңгызының эшчәнлеге.
- Аларга каршы ничек көрәшеп була, сезнең тарафтан нинди эшләр башкарыла? Самолеттан агу сиптереп, агачларга зыян сала торган корткычлардан котылып буламы?
- Һәрбер корткыч белән көрәшү чарасы үзгә. Самолет ярдәмендә агачларны коткару тәҗрибәсен аерым очракта кулланабыз. Мәсәлән, Кайбыч районындагы имәнлек Россия күләмендә дә зур кыйммәткә ия, язын алар кортладылар, ул очракта самолет чакыртылды. Бу шактый чыгымлы эш һәм федераль казна акчасы белән башкарыла. Инде кабат чыршыларга кайтабыз икән, әйткәнемчә, һәрбер зыян салучының үзенчәлеге бар. Бу очракта агачка иң беренче ата корт килеп урнаша һәм, билгеле бер ис таратып, ана кортларны чакыра. Бер ата кортка алты ана корт килә һәм шулай итеп алар үрчиләр. Табигать шартлары уңай булганда, ике тапкыр үрчем бирергә мөмкиннәр. Аларның шушы үзенчәлеген исәпкә алып, без алдавычлар (феромонные ловушки) куябыз. Ягъни ата корт чыгара торган исле җайланма урнаштырыла һәм аның исенә очып килгән ана кортлар махсус пластинкага ябышып калалар.
Көрәшнең икенче чарасы - бу зарарланган агачларны кисеп, урманнарны чистарту, башка агачларга күчүне булдырмау. Кызганычка, бу эшне без үзебезнең көч белән генә башкара алмыйбыз, шуңа күрә халыктан да ярдәм сорыйбыз. Ярдәм дисәк тә, ул бөтенләй бушка башкарылмый. Бу урында киңрәк тукталып, аңлатып китсәк, яхшы булыр. Федераль закон нигезендә теге яки бу җирлектә яшәүче үз территориясенә караган урманнан рөхсәт белән үз хуҗалыгы өчен билгеле бер күләмдә агач кисә ала. Әлеге очракта без утын өчен менә шушы корыган агачларны кисәргә тәкъдим итәбез. Бу хакта республиканың урманчылыкларына әйтелде, район газеталарында халыкка мөрәҗәгать басылып чыкты. Югалта башлагач, һәр нәрсәнең дә кадере арта. Шулай да халыкның борчылуы, битараф булмавы сөендерә. Мин сезнең газета аша урманнарга, табигатебезгә карата сак булырга чакырыр идем. Әле шөкер, вакытында чарасын күреп, кайгыртып торгач, бездә соңгы ике ел эчендә урманнарда янгыннар юк. Ә инде урманнарга куркыныч янаганын күрәсез икән, 8 800 100 94 00 телефоны аша кичекмәстән шалтыратыгыз.
Нияз Тазмеев белән сөйләшкәннән соң, урманчылыкларга шалтыратып, югарыдан төшкән фәрманның үтәлешен тикшереп карарга булдык.
Шамил ХӘЙРУЛЛИН, Арча урманчылык җитәкчесе (әлеге хуҗалыкка Арча, Балтач районнары керә):
- Утын өчен урмандагы корыган агачларны кисеп алырга чакырып, Арча, Балтач район газеталары аша халыкка мөрәҗәгать иттек, халык бу турыда белә.
- Шулай да янәдән бер кат аңлатып китик. Моның өчен нишләргә кирәк?
- Монда бернинди катлаулылык юк. Урманчылык җитәкчесенә, әлеге очракта менә миңа гариза язып киләсез, без аны теге яки бу участокка беркетәбез. Анда барып, киселәчәк агачларны билгелисез һәм кабаттан безгә килеп рәсмиләштереп бетерәсез.
- Моның өчен ничә сум акча түләргә кирәк була инде?
- Һәр хуҗалык 20 кубометр утын кисә ала. 1 кубометры - 4 сум 70 тиеннән, барысы 20 кубометр өчен 94 сум акча кирәк дигән сүз.
- Сезгә мөрәҗәгать итүчеләр бармы?
- Бу юнәлештә бездә эш яхшы бара. Утын кирәк булганга гына түгел, урманны коткарырга теләүчеләрнең дә булуы куандыра. Менә хәзер урып-җыюлар бетеп, бәрәңгеләр казыганнан соң, гаризалар саны тагын да артыр дип көтәбез.

«Ә сез урманнан агач кисеп алу мөмкинлеге турында беләсезме? Урманга барып, корыган агачларны кисеп алып кайтырга ризамы?» дигән сорау белән без газета укучыларыбызга да мөрәҗәгать иттек.
Й. АБДУЛЛИНА, Мамадыш районы:
- Район газетасыннан бернинди мөрәҗәгать укымадык, бу турыда ишеткәнебез дә юк, югыйсә газета белән гел танышып барырга тырышабыз. Урманга барып, агач кисәргә без каршы түгел. Туганнар белән бергәләшеп кискәндә, артык чыгым буладыр дип уйламыйм, үзебезнең пычкыбыз, техникабыз бар.

Илшат ЗАКИРОВ, Әтнә районы:
- Андый хәбәрне ишеткәнем дә, укыганым да юк. Ишетсәм дә, урманга барып, утын кисеп алып кайту безнең өчен кулай дип уйламыйм. Ул корыган агач нинди урында әле, җайлы гына кереп буламы анда. Чыгымнарын исәпләсәң, капка төбенә килгәнне сатып алу отышлырак булыр.

Харис ХӘЛИУЛЛИН, Балтач районы:
- Без бу турыда белә идек. Ике ел рәттән корыган агачларны кистек. Үз көчең белән башкарсаң, кыйммәткә төшмидер, кеше яллатып эшләтсәң, чыгымы бар инде, шулай да очсызрак. Күргәнегез бардыр, корыган булсалар да, алар бик төз, артык зарарланмаганнарын төзелештә дә кулланырга була.
Кабаттан бик күп кешеләрдән сораштык. Ләкин урман хуҗалыгыннан рөхсәт алып, корыган агачларны кисеп булганлыгы турында бик азлар белүе ачыкланды. Пычкы тотып, урманга барырга әзер булучылар аннан да азрак. Күпләр уйга калып, чыгымнарны исәпли башладылар. Ә менә урманнарны югалтсак, ни булыр? Бу турыда уйлау да күпкә куркынычрак.
Белгечләр сүзенә колак салсак, чыршы, нарат агачлары 400 елга хәтле үсеп, яшәп, диаметры ике метрга кадәр җитәргә мөмкин. Ләкин ни кызганыч, андый агачларны очрату мөмкин түгел. Иң өлкән агачлар дип 150 яшьлекләр исәпләнә һәм андыйлар да, әлбәттә, бик сирәк. Яшьләй үлә агачлар, ә без кайгы агач башыннан йөрми дибез...

Саннар сөйли
Татарстан аз урманлы төбәкләрдән санала. Аның 18,7 процент мәйданын урманнар алып тора. Россиянең исә 50 процентын урманнар тәшкил итә. Республиканың районнарын аерым карасак, кайберләрендә урманнар тулы мәйданның 41,1 процентында булса, икенчеләрендә ул 2,8 процент кына. Республикада барлыгы 30 урманчылык бар. XVIII гасырның ахырында-XIX гасыр башында, 1793-1803 елларда, Казан губернасы үткәргән межалау нәтиҗәләренә күз салсак, ул чорда урманнар барлык мәйданның 51,2 процентын алып торган. Бу 3265,1 мең гектар урман дигән сүз.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: