16+

Яз иртә килә, диләр

Карлар эри, сулар йөгерә, көннәр озая - бу кайчак була? Әлбәттә, яз! Ә быел ул үзен озак көттермәс, башка еллар белән чагыштырганда, иртәрәк килергә тиеш, диләр.

Яз иртә килә, диләр

Карлар эри, сулар йөгерә, көннәр озая - бу кайчак була? Әлбәттә, яз! Ә быел ул үзен озак көттермәс, башка еллар белән чагыштырганда, иртәрәк килергә тиеш, диләр.

Кыш исә бигрәк кыска булды кебек, декабрьдә дә су ерып йөрергә туры килде, хәзер дә, төннәрен салкынайтса да, көндезге якта көннәр күп вакытта җылы тора. Шуңа күрә, әле һаман да чана, чаңгы һәм тимераякта шуарга өлгерә алмыйча йөрисез икән, тизрәк тәвәккәлләгез, алайса, янә киләсе кышны көтәргә туры киләчәк.
Һава температурасы бүген көндез дә җылы булачак: +1, -4 градус. Иртәгә төнлә белән термометрлар -5, -10 (аязган вакытта -15 градус) градусны күрсәтсә, көндез янә +1,-4 градус, явым-төшемнәр көтелми, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.
8 март бәйрәменә дә көннәрнең җылы булуы фаразлана, явым-төшемнәр шулай ук көтелми.
Сынамышлар
- 9 мартта кар яуса, апрель дә карлы булачак.
17 мартта кара каргалар килсә, кар бер айдан эреп бетәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading