16+

Яз сөендерә, мәшәкате көендерә

Казанда 326 йортка су басу куркынычы яный, аларда 1043 кеше яши.

Яз сөендерә, мәшәкате көендерә

Казанда 326 йортка су басу куркынычы яный, аларда 1043 кеше яши.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинанд Тимурханов сөйләгәнчә, башкалада кар катламы - 32, ә туң тирәнлеге 53-72 сантиметрны тәшкил итә. Һава кискен җылыткан очракта, Совет һәм Идел буе районнарындагы территорияләргә су җәелүе ихтимал. Бу хәлне булдырмас өчен, шәһәрдән актив рәвештә кар чыгарыла. Кыш башыннан эретү камераларына һәм полигоннарга 570 мең тонна кар ташылган. «Бу көннәрдә җәяүлеләр өчен 37 җир асты юл кичүләрендәге су суырткыч җиһазларның эшләве тикшерелә», - диде Фердинанд Тимурханов.
Ямашев проспекты белән Әмирхан урамы киселешендәге җир асты юл кичүен яз саен су баса. Узган көз баскычлары тротуардан азрак күтәртелде, ләкин тиешенчә башкарылмаган эшнең һич файдасы булмады, су эчкә ага бирә.
Салмачы бистәсендә бер әфәнде, үзенең җир кишәрлеген зурайту нияте белән, Нокса елгасы ярына машина-машина балчык бушаткан. Елга үзәнлеге кысылганлыктан, хәзер башка йортларны су басу куркынычы туган. Бу хәбәрне ишеткәч, мэр Илсур Метшин: «Прокуратура аша таләп куеп, ул кешегә елга ярына бушаткан балчыгын кире ташытыгыз. Шәһәр кагыйдәләрен үтәргә кирәк, Тайгада яшәмибез ләбаса», - дип, күрсәтмә бирде.
Первомайский бистәсендә яшәүчеләрнең дә күбесе язны шомланып каршылый, чөнки үзәнлектәге йортларны ел саен су баса.
Казанда йортларны су баса башласа, 123 телефоны аша бердәм хезмәт үзәгенә яки 264-28-20 санын җыеп, Гражданнарны яклау идарәсенең кизү бүлегенә мөрәҗәгать итегез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading