16+

Язы нинди, ташуы – шундый: Казанга да су басу куркынычы яный

Әгәр Нокса ташый икән, монда кеше гаебе аркасында булачак. Халык көнкүреш калдыкларын елга янына, чокырларга ташлый.

Язы нинди, ташуы – шундый: Казанга да су басу куркынычы яный

Әгәр Нокса ташый икән, монда кеше гаебе аркасында булачак. Халык көнкүреш калдыкларын елга янына, чокырларга ташлый.

“Татарстанда язгы ташуның төп дулкыны узды инде, хәзер кимүгә таба”. Бүген журналистлар белән очрашуда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча кризислы ситуацияләрне көйләү үзәге башлыгы Радик Гыйсмәтов әнә шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, быелгы язгы ташудан республиканың алты районында яшәүчеләр зыян күргән. Әлеге вакытта су астында ике торак пунктта ундүрт өй яны участогы, дүрт күпер һәм бер автомобиль юлы кала.

– Бүген без язгы ташуның төп этабы узды дип әйтә алабыз. Шуңа күрә алга таба язгы ташу куркынычы кими, – дип белдерде Радик Гыйсмәтов.    

Ә менә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсенең гидрология бүлеге башлагы Алексей Соколов белдерүенчә, республикада танышуның икенче дулкыны көтелә.
Татарстанда язгы ташуның беренче этабы үтте, ләкин аның икенче дулкыны көтелә. Бу – төньяк районнардагы елгалар ташу. Шулай ук әле Идел һәм Камадан да боз китмәде. Боз ватылу процессы әле яңа башланды. Шуңа күрә әле язгы ташуның икенче дулкыны да булачак, – диде Алексей Соколов.

Аның сүзләренчә, республикада язгы ташу апрель ахырында гына чигенәчәк.
Язгы ташу турындагы хәбәрләр республиканың төрле почмакларыннан килеп торса да, Радик Гыйсмәтов әйтүенчә, халыкларны эвакуацияләргә туры килмәгән. Су басудан зыян күрүчеләр туганнарында яшәп торган.

Белгечләр хәбәр итүенчә, Казансу елгасында өченче көн рәттән су күтәрелә. Әлеге вакытта аның биеклеге бер метрга җиткән. 16 апрельнең иртәнге 8 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча, Куйбышев сусаклагычындагы су 52 метр 39 сантимерга күтәрелгән. Бу күрсәткечләр – норма. Шуңа күрә, белгечләр Казан язгы ташудан зыян күрмәс, дип ышандыра.

– Нокса елгасы буенча шикләнүләр бар-барын. Әгәр ул ташый икән, монда кеше гаебе аркасында булачак. Халык көнкүреш калдыкларын елга янына, чокырларга ташлый. Су күтәрелгәндә алар агып төшеп торбаларга тыгылырга мөмкин. Быел Вознесение һәм башка бистәләр су астында калмас дип әйтә алабыз, чөнки көз көне дә, иртә язда да су ага торган торбалар чистартылды. Борисково һәм башка урыннарда бераз проблемалар булыр да, бәлки, чөнки анда кар запасы күп. Температура кинәт күтәрелсә, бистәнең аскы урамнарына су җыелачак. Ләкин бу торак-коммуналь идарәсе проблемасы, – диде Радик Гыйсмәтов.  

Алексей Соколов әйтүенчә, яз нинди, ташу да шундый ук була.
– Апрель башында көндез җылы, ә төннәрен салкын булды. Ә узган атнаның сишәмбесеннән көндез дә, төнлә дә җылы булды. Шуда күрә беренче дулкын кузгалды да инде, – диде ул.  
Халык телендә “су өч көн күтәрелә, өч көн төшә” дигән гыйбарә яшәп килә. Моңа карата да без белгеч фикерен белештек.

– Бу – халык ышануы гына. Өлкәннәр кар аз булса, су күп була дип тә әйтә. Моны әле ничек тә булса аңлатып була. Кар тиз эресә, ташу кинәт төшә. Ә язын елгаларда суның өч көн күтәрелеп, аннан соң кими башлавы дөреслеккә туры килми. Язгы ташу, гадәттә, 5-7 көн дәвам итә. Быелгы ташу характеры буенча 2013 елгы ташуга охшаган. Ул елны да шушы ук районнарны су баскан иде. Быел су баскан урыннарны киләсе елда да басу куркыныч зур. Халык су янына тартыла, чөнки анда аңа уңайлырак. Ләкин язның үз кагыйдәләре шул,– диде Алексей Соколов.
Журналистлар бозның юка булуына да карамастан, балыкчыларның балык тотарга чыгулары турында да сүз кузгатты.  

– Әлеге юнәлештә эш алып барыла, тик без аларны кисәтә генә алабыз. Кызганычка, бу ысул һәрвакытта да уңай нәтиҗәләр бирми. Аларны мәҗбүри рәвештә куа алмыйбыз бит. Кеше үз куркынычсызлыгы турында үзе уйларга тиеш. Кызганычка, азарт, мавыгу барыннан да өстен чыга. Моннан тыш, әлеге мәсьәлә буенча көн саен оператив төркем эшли, – диде ул.  

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading