16+

Язылучысы бар, ташучысы – юк: сәбәбе нәрсәдә?

Матбугат хезмәткәрләре: «подписка», - дип янып-көеп йөргәндә, баксаң, кайбер авылларда газета-журнал таратучы почтальоннар юк икән.

Язылучысы бар, ташучысы – юк: сәбәбе нәрсәдә?

Матбугат хезмәткәрләре: «подписка», - дип янып-көеп йөргәндә, баксаң, кайбер авылларда газета-журнал таратучы почтальоннар юк икән.

Яшел Үзән районының Карагуҗа авылыннан да борчылып шалтыраттылар. «Почта начальнигыбыз эштән китте, хат ташучы да: «эшләмим», - ди, бик теләсәк тә, газетага языла алмыйбыз. Язылсак та, элемтә бүлекчәсе булмагач, газеталарны безгә кем таратыр икән соң?» - диләр алар. Кама Тамагы районының Чаллы авылында да шундый ук проблема икән. Газета килмәү бер нәрсә, почта бүлекчәсе булмагач, авыл халкы субсидияләр, пенсия дә ала алмый, торак-коммуналь хезмәтләргә түләр урын да юк дигән сүз бит...

Хезмәт хакы аз

Элегрәк матбугатка язылучыларның кимүенә почта әрҗәләренең юклыгы яки төзек булмавы белән бәйле дип уйлый идек. Ул чорда «Шәһри Казан»га ярдәм сорап килүчеләр дә аз булмады. Редакция ярдәме белән, күпләргә почта әрҗәләре куелды да. Хәзер менә икенчерәк проблема. Әрҗәсе бар, хат ташучы җитми! Сүз уңаеннан, үземнең дә өйгә матбугат яздырмый башлавымның сәбәбе нәкъ менә почтальонның газетаны вакытында китермәве белән бәйле. Ачыклый торгач, очына чыктым. Безнең участокта әлеге дә баягы хат ташучылар җитми икән. Шуңа да газеталарны атнага бер тапкыр барысын бергә җыеп китерәләр. Дөрес, шикаять белдергәннән соң, берара газеталарны даими ала башлаган идек кебек, тик почтальоннарның күбесе авыр эшкә түзмичә китеп баралар икән.

Чынлап та җиңелләрдән түгел шул эшләре. Бер елны, һөнәремне алыштырып, газета-журнал таратып караганым булды. Җиде килолы сумканы күтәреп, көненә унар чакрым араны җәяү узарга туры килә. Юлда этләр, явыз ниятле кешеләр, исерекләр дә очрарга мөмкин. Кайчакта хат ташучыларга бирелә торган газ баллоннары гына да коткарып кала алмый. Яңгыры, кары-бураны, челләсе, суыгы да бар. Кайвакыт бозлавыкта аяк таймасын өчен сапоги өстеннән кидертеп куя торган махсус җайланмалар да ярдәм итми. Авыл җирендә хат ташучы еш кына юлсызлыктан иза чиксә, шәһәрдә күбесе подъездларга керә алмый азаплана. Әлбәттә инде, авыр хезмәтнең түбән бәяләнүе күпләрдә канәгатьсезлек уята. Хат ташучыларны эштән китәргә этәргән төп сәбәпләрнең берсе - нәкъ менә хезмәт хакының аз булуы.

Хәер, яңа эш системасы нигезендә, хат ташучылар үзләренең хезмәт хакларына үзләре йогынты ясый ала. «Россия почтасы» берләшмәсенең «Татарстан почтасы» федераль почта элемтә идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, элемтә бүлекләренең планны ничек үтәүләренә карап, хат ташучыларга премияләр түләнә. Аерым хезмәт күрсәткән өчен, әйтик, укучыларны матбугатка яздыртканга, лотерея сатканга һәм башка хезмәтләр күрсәткәнгә өстәмә түләү каралган. Шулай ук коммуналь хезмәтләргә түләүләрне дә хат ташучылар кабул итә ала, бу бигрәк тә ялгыз, чыгып йөри алмаган олы яшьтәгеләр өчен файдалы. «Россия почтасы» берләшмәсе быелның җәеннән хезмәткәрләргә премия бирүнең яңа төрен булдырган: акча нәтиҗәлелеккә карап түләнә. «Татарстан почтасы» белгечләре әйтүенчә, быелның беренче кварталына почтальоннарның уртача хезмәт хакы 15618 сум тәшкил иткән. «ШК» үткәргән сораштырулар буенча, авыл җирендә хат ташучылар аена уртача 5200 сумнан 10 мең сумга кадәр хезмәт хакы алып эшли. Әлеге дә баягы һәр хат ташучы хезмәт хакын үзе арттыра. Шул рәвешле иренмичә эшләүчеләр 13-14 мең сум да алырга мөмкин.

«Өйдә җаным тыныч»

Хат ташучыларның эштән күпләп китү сәбәбенең тагын берсе - күбесенең олы яшькә җитеп, пенсиягә чыгуында. Яңа программаларны үзләштерергә, компьютерны белергә кирәк.
- «Татарстан почтасы» федераль почта элемтә идарәсе 1110 элемтә бүлеген үз эченә ала. Аларның 259ы - шәһәрдә, 851е авылда урнашкан. Бүген 350дән артык элемтә бүлегендә яңа программа урнаштырылган. Әлеге бердәм автоматлаштырылган система оптимизациягә корылган, - ди «Татарстан почтасы» идарәсендә корпоратив коммуникацияләр буенча баш белгеч Артем Стюфеев.

Гади халык өчен программаның нәтиҗәсе - чиратларның кимүе, хезмәтләргә түләү бәясе очсызлану, клиентларга хезмәт күрсәтү сыйфаты яхшыру булса, аны үзләштерүдәге кыенлыкларны элемтә бүлекләрендә эшләүчеләр үзләре генә аңлый. Шуңа да яңалыкны кабул итә алмаган хат ташучылар, «җаным тыныч» дип, өйдә утыруны кулайрак күрә. Яшел Үзән районының Карагуҗа авылы элемтә бүлегендә хат ташучы булып эшләүче Гүзәл Хәйбуллина да: «Соңгы аемны гына эшлим», - ди.

- Булды җитте. Пенсиягә чыгам. Балалар да: «эшләмә», - ди. Ике ел ярым почтальон булып хезмәт иттем. Эш җиңел түгел. Җәяү йөрүдән дә зарланмыйм, план тутырулары җанга тия. Аннары, компьютерда эшләргә кушсалар да - белмим. Атнага өч көн эшлибез. Көненә алтышар сәгать. Тик ул вакытка сыешып булмый. Кичке сәгать җиделәргә кадәр дә хат, газета, пенсия таратырга туры килә. Өйдә оныклар карап утыруым яхшырак, - ди Гүзәл апа.
Бу мәсьәләдә «Татарстан почтасы» кул кушырып утырмый анысы. Мөмкин булганча, эшкә яшьләрне җәлеп итәргә тырыша. Ирекле график бар. Өстәмә акча эшләү мөмкинлеге булсын өчен, реклама газеталары белән килешүләр төзиләр.

Ничек кенә булмасын, бер генә авылда да элемтә бүлекчәсе ябылмаячак, дип ышандыра «Татарстан почтасы» хезмәткәрләре. Киресенчә, соңгы елларда салаларда бүлекләр саны арткан да икән. Авыл җирендә күчеп йөри торган модульле элемтә бүлекләре дә очрый. Редакциябезгә мөрәҗәгать итүчеләрнең авылларындагы мәсьәлә дә хәл ителгән. Чаллы авылында узган атнадан яңа хат ташучыны эшкә алганнар. Карагуҗа халкына ай тәмамланганчы ике почтальон хезмәт күрсәтәчәк. Хәзерге вакытта Яшел Үзән районара почта бүлеге җитәкчесе, Карагуҗа авылы башлыгы белән берлектә, бу вазифага туры килгән кандидатура эзли.


«Татарстан почтасы» федераль почта элемтә идарәсендә 3540 почтальон эшли.


Газета килмәсә нишләргә?

Редакциягә: «газета килмәде», - дип шалтыратучылар бар. Юрист Әлфия Габдрахманова аңлатуынча, Россиянең «Кулланучылар хокукларын саклау турында»гы 28нче законы нигезендә, почта газеталарны вакытында китермәгән очракта, укучы һәр соңга калынган номерның акчасын сорарга хаклы. Моның өчен Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итәргә була. Баксаң, газетаның вакытында китерелмәве шул басманың да хокукларын чикләү булып санала. «Көндәшлекне яклау турында»гы закон нигезендә, редакция шулай ук шикаять белдерә ала.

Шулай да газета вакытында килмәгәндә нишләргә соң? Беренче чиратта, үзегезнең почта бүлекчәсе белән элемтәгә кереп, хәлне аңлатырга, мәсьәләгә ачыклык кертергә кирәк. Шәһәр халкы өчен иң ышанычлысы - элемтә бүлекчәсендә үз абонент әрҗәңне булдыру, ди почта хезмәткәрләре. Моның өчен элемтә бүлегендә гариза язасың һәм сиңа әрҗә билгелиләр. Дөрес, моның өчен аена 140 сум түләп барырга кирәк булачак. Пенсионерларга ул, ташлама белән, 70 сумга төшәчәк. Аның каравы, матбугатка яздыру бәясе дә кими. Мәсәлән, атнага бер тапкыр килә торган «Шәһри Казан»ны ярты елга яздыру 450 сум булса, абонент әрҗәсенә аны 426 сум 72 тиен белән генә алдырасың. Шунысы да бар: почтадан газетаны үзеңә барып алырга туры киләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading