16+

Җәйгә Казан паркларына пәрәмәчләр «кайта»

Казан мэры Илсур Метшин бер әңгәмәсендә: "Бала чакта Горький паркында ашаган пәрәмәчнең тәме бүгенгедәй хәтердә", - дигән иде.

Җәйгә Казан паркларына пәрәмәчләр «кайта»

Казан мэры Илсур Метшин бер әңгәмәсендә: "Бала чакта Горький паркында ашаган пәрәмәчнең тәме бүгенгедәй хәтердә", - дигән иде.

Шушындый мөмкинлек тагын барлыкка киләчәк. Башкалада киләсе җәйдә утыз паркка һәм скверга 127 вакытлы сәүдә ноктасы урнаштырылачак. Аларда тәмле-тәмле ризыклар, туңдырмалар, сувенирлар тәкъдим ителәчәк, фото хезмәте күрсәтеләчәк.

- Ләкин, парклардагы һәм скверлардагы сезонлы сәүдә нокталарында сыра сатылмаячак,- дип, алдан ук искәртеп куйды шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов.

- Спорт пропагандаланачак, прокат нокталары, аттракционнар эшләячәк. Тәвәккәлрәкләр һава шарында күккә күтәреләчәк.

Казанда барлыгы 628 җәйге сәүдә ноктасы ачу ниятләнелә. Аларның күбесе Җиңү паркы, Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркы, "Крылья Советов" паркы, "Казан" гаилә үзәге тирәсенлә урын алачак.

- Иске Татар бистәсендә дә казанлылар һәм туристлар күп була. Бистәдә кибетләр бар, Кабан күле ярындагы, инде халык гадәтләнгән, сәүдә рәтләре дә гөрләячәк,- диде Иван Кузнецов.
"Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин җәйге сәүдә урыннарына аукционнарны апрель аенда ук төгәлләп, эшкуарларга май бәйрәмнәреннән үк эшчәнлекләрен башларга шартлар тудырырга чакырды.

- Җәйге сәүдә оештырганда башка илләрнең тәҗрибәсен кулланырга, Казанда халыкара спорт чаралары узуын да исәпкә алырга кирәк,- диде Илсур Метшин.

Казанда җәйге сәүдә урыннарына аукционнар үткәрүгә, эшне оештыруга быел шәһәрнең Кулланучылар базары комитеты җаваплы. Элек бу вәкаләт Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты карамагында иде. Җәйге сәүдәгә, аукционнарга кагылышлы хәбәрләр Казан муниципаль берәмлеге рәсми сайтының (kzn.ru) Кулланучылар базары комитеты битендә биреп барылачак.



Фото: ic.pics.livejournal.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading