16+

Ык елгасында Сабан туе гөрләде

Сабан туе – халкыбызның борынгыдан бүгенге көннәргә кадәр килеп җиткән иң матур бәйрәмнәренең берсе. Татар халкы аны бик ярата, көтеп ала, йолаларына тугры калырга тырыша.

Ык елгасында Сабан туе гөрләде

Сабан туе – халкыбызның борынгыдан бүгенге көннәргә кадәр килеп җиткән иң матур бәйрәмнәренең берсе. Татар халкы аны бик ярата, көтеп ала, йолаларына тугры калырга тырыша.

Элек Сабан туе язгы кыр эшләреннән соң гына уздырылса, хәзер ниндие генә юк: кичке, кышкы, хәтта һәр һөнәрнең үз Сабан туе уздырыла. Өч ел элек бу исемлеккә Ык буе Сабан туе дигәне дә өстәлде. Беренче тапкыр аны Башкортстанның Туймазы районынында үткәрделәр. Узган ел ул Азнакайда гөрләгән иде. Быел Ык буе Сабан туе байрагы Актанышта җилфердәде. 

Бәләбәйдән башланып Оренбург­ны колачлый торган Ык елгасы буенда 14 район: Минзәлә, Мөслим, Азнакай, Ютазы, Баулы, Актаныш, Бакалы, Шаран, Туймазы, Октябрьский, Бәләбәй, Ярмәкәй, Бишбүләк, Абдулла урнашкан. Алар төрле республика, өлкәләргә карасалар да, барысы да татар халкы күпләп яши торган авыллары белән танылган. Ык буе Сабан туе, чын мәгънәсендә, дуслык,туганлык, бердәмлек бәйрәме булды. Аны күрергә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Башкорстан Дәүләт Корылтае җыены Рәисе Константин Толкачев та килгән иде. Алар мәйданга су юлы белән салга утырып килделәр. Фәрит Мөхәммәтшинга һәм Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховка «Башкортстанның 100 еллыгы истәлеге» медальләре тапшырылды. Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның милли бәйрәмнең тирән мәгънәсен чагылдырган котлавын җиткерде. 

Бәйрәмдә уен-көлке, җыр-бию беренче урынга чыкса да, аның төп максатларының берсе – Ык буена урнашкан татар авылларын саклап калырга ярдәм итү. Алдагы көнне үткәрелгән «Ык елгасы бассейнында кеше һәм табигать тарихи үсештә» дигән темага төбәкне өйрәнүче тарихчы галимнәр катнашында фәнни-гамәли конференция үткәрелү дә шушы максатны күздә тоткан. Сабан туеның Актаныш театры коллективы башкаруында сәхнәләштерелгән Нурихан Фәттахның «Әтил суы ака торур» әсәре белән башланып китүе дә борынгы бабайларның кайтавазы булып ишетелде. 

Сабан туе төрле аланнардан гыйбарәт, һәрберсенең үз төсе, тәме,яме. «Каз аланы»нда борынгы йолаларыбызны яңартып, каз өмәсе күренешен күрсәттеләр. Иң сөендергәне: аларда өлкәннәр белән бергә сабыйлар да катнашты, җырлый-җырлый канат сыдырып утырдылар. Каз мае белән майланган коймак та телләрне йотарлык иде. «Дуслык аланы»нда әлеге 14 районның да үз ишегалды ясалган. Азнакай районның мәдәният идарәсе бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Хафизова (рәсемдә сулда) үз ишегалларына кунакка да алып керде. 

– Менә Актүбә уенчыкларын алып килдек. Милли ризыкларыбызны да кызлар бик теләп, күңелләрен биреп пешерделәр. Милләттәшләребезне,ут күршеләребезне сыйларга дип төне буе йокламадылар. «Җанашым» ансамблен дә күрсәтәсебез килде. Узган ел кунакларны үзебездә каршылаган идек, быел җыенып үзебез килдек. Ничек кенә булса да, күңелле мәшәкатьләр. Җанда горурлык арта, үзеңне зур халыкның бер кисәге итеп тоясың, – ди ул. 
Актанышның Татарстанның йөзек кашы булуы берәүгә дә сер түгел. Менә бу бәйрәмдә дә күрсәттеләр актанышлылар үзләренең брендларын. Даны еракларга киткән «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышы һәркемне яшьлегенә алып кайткандыр. Актанышта тәпи йөри белгән һәркем бии диярсең.
Милли бәйрәмдә шаккатырган нәрсәләр күп булды. Районда хезмәт кешесен данлау бар. Мәйданга кыр батырларын да, алдынгы сыер савучыларны да, укытучы, табибларны да, социаль хезмәткәрләрне дә чыгардылар, нефтьчеләр белән спортчыларны да онытмадылар. Алдынгылар бүләкләнде. «Һәр көн саен дәүләткә 250 тонна сөт тапшырабыз!»– диде чыгышында район башлыгы Энгель Фәттахов. 

Иң ахырдан мәйдан уртасына сөлек кебек атларда карета-фаэтоннарда хуҗалык җитәкчеләре керде. Монысына тагын бер тапкыр шаккаттык. Актанышта элеккеге колхозлар исән икән бит! Шундый матур татарча исемнәр: «Тырыш», «Нигез», Нур Баян исеме астында тырыш хезмәт куеп, мул уңыш алып, киләчәккә өмет белән карап яшәп яталар. Кайбер авылларда Сабан туенда ярышыр өчен атлар калмады дип зарланалар. Актаныш бу яктан да башкаларга үрнәк күрсәтерлек. «Авыл бизәкләре», «Иң нурлы йорт» һәм башка шундый матур номинацияләрдә җиңүчеләрне дә мәйданга чакырып бүләкләделәр. Азнакайдан Айдар Алтынбаев Ык буе Сабан туеның абсолют батыры булып калды. 

 

Соңгы арада Сабан туеның милли төсмерләре югала барып, ул концерт-тамаша карауга гына әйләнеп кала иде. Ә менә Актанышта узган Ык буе Сабан туенда чын милли рух сизелде. 

фото - tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading