16+

Җылылык, су һәм электрга азрак түләү СЕРЛӘРЕ

Уйлап эш иткәндә торак-коммуналь түләүләрне хәйран гына киметергә була икән.

Җылылык, су һәм электрга азрак түләү СЕРЛӘРЕ

Уйлап эш иткәндә торак-коммуналь түләүләрне хәйран гына киметергә була икән.

Казанның «Мәскәү районы торак-коммуналь хуҗалыгы» идарәче компаниясе энергия чыганакларына сакчыл булырга чакыра. Сакчыллык табыш китерә.

Җылылык

Торак йорт эчендә җылылыкны саклауны түбәндәге ысуллар ярдәмендә тагын да яхшыртуга ирешергә мөмкин:

тәрәзәләргә һавалы тышча-япма (заслонка) урнаштырыгыз;

гадәти пыяланы түбән эмиссияле пыялага алмаштырыгыз;

тәрәзәгә җылылыкны кире кайтара торган япма беркетегез;

тәрәзә яңаклары белән дивар арасындагы ярыкларны яхшылап сылагыз яки «стеклопакет» урнаштырыгыз;

лоджия яки балконнарны тәрәзәләр белән томалагыз;

радиаторларга термостатик һәм томалый торган боргычлар көйләгез;

панель һәм компенсация ялганышларын яхшылап сылагыз;

тышчалы торбалар, арматура һәм җылыткыч приборлар урнаштырыгыз;

диварны тышкы яктан да җылытыгыз.

Су

Салкын һәм җылы суны сакчыл тоту ысуллары:

хисап приборлары урнаштырыгыз;

су боргычларын, бүлгечләрне, душ сиптергечләрен һәм унитазларны вакытында төзәтегез. Ныклап ябылмаган боргычтан секундына бер-ике генә тамчы су тамса да, тәүлегенә 30 литр су югала. Тамчылый башлаган кранның тузган «прокладка»сын алмаштыру көненә 15 литр су югалтуны туктата;

гадәти бүлгечләрне (смеситель) кул белән кагылмыйча да эшли торганнарына алмаштыру отышлы. (Бүлгечкә инфракызыл тапшыргыч көйләнгән. Кеше үзенә кирәкле температурага куя. Кулны сузуга, инфракызыл тапшыргыч эшли башлый һәм су температурасы автомат рәвештә тиешле югарылыкка җитә. Суга 30-50 процент экономия ясала.)

сакчыллык системасы белән җиһазландырылган бүлгечләр дә суга 30-40 процент экономия бирә. Мондый бүлгечләрдә су ике агымлы-экономияле һәм тулы куәттә. Экономиялесе, тулы куәттәге белән чагыштырганда, суны 60 процентка азрак тота;

саплы бүлгечләр ике боргычлы краннарга караганда экономиялерәк;

аэратор краннар (аларда су һава белән кушыла) шулай ук сакчыллыкны яхшырта;

кранга махсус насадка-җайланма урнаштырсаң, су агымын төймәгә бер басу белән кабызырга яки туктатырга була;

кер юу машиналарын бер әйбер өчен генә кабызмагыз, ә керләрне күбрәк тутырып кулланыгыз;
табак-савыт юу машиналарыннан файдаланыгыз;

унитазларны экономияле (2 режимлы) заманчарак модельләргә алмаштырыгыз.

Электр

Электр энергиясен сакчыл куллануга шушы ысуллар аша ирешергә була:
берничә бүлмәдәге электр лампочкалары белән импульслы реле ярдәмендә идарә итү. Бу утларны ерактан да кабызу һәм сүндерү мөмкинлеге бирә;

гадәти аергыч (выключатель) урынына яктылык көйләгеч урнаштырыгыз. Әлеге җайланма яктылык таратуны көчәйтә йә киметә;

энергиягә сакчыл җайланма кулланыгыз. Электр энергиясенә 15-45 процент экономия ясала. Моңа электр агымы структурасы камилләшүе, реактив куәтләрнең иреклеге яки динамик йотылуы, зарарлы гармоник һәм электромагнит дулкыннарның кыскаруы, каршылыкка көчәнешнең кимүе, чыбыкларда көчәнешнең «уйнаклап алуы» бетүе нәтиҗәсендә ирешелә;

кулланып бетергәч, электр көнкүреш җиһазларын шунда ук электр челтәреннән аерыгыз, ягъни сүндерегез;

яктылык таралышы көйләнелә торган галоген лампалар куллану энергияне 30 процентка кадәр экономияли;

люминесцент лампалар электр энергиясен дүрт мәртәбәгә экономияли. Энергиягә сакчыл заманча лампалар 10 мең сәгать эшләргә сәләтле, ә кызып эшли торган лампаларның гомере – уртача 1,5 мең сәгать, ягъни алты-җиде мәртәбәгә азрак. Моның өстенә аларның бәясе дә ике мәртәбәгә якын кыйммәтрәк. Кечкенә генә 11Вт люминесцент лампа кызып эшли торган 60Вт лампа куәтенә тәңгәл. Алар өч-дүрт ел дәвамында эшли, бәясе бер ел эчендә аклана. Көн яктылыгына да битараф карамаска кирәк. Ачык челтәрләр, ак обой һәм түшәм, чиста тәрәзәләр, тәрәзә төбендәге чама белән генә куелган гөлләр фатирдагы яки өйдәге яктылыкны күбәйтә һәм электр яктырткычлар кабызу вакытын кичектерә;

энергиягә сакчыл лампалар кулланыгыз, алар, кызып эшли торган лампаларга караганда, ун мәртәбәгә озаграк хезмәт итә, ә электр энергиясенә 80 процентка кадәр экономия ясый;
ризык әзерләгәндә, диаметры плитә конфоркасына туры килмәгән кастрюль кулланмагыз (кечкенә кастрюльне зур конфоркага куймагыз). Болай эшләү 20 процентка кадәр җылылык югалуга китерә. Төбе янчелгән-тигезсезләнгән савыт электр энергиясенең 40-60 процент күбрәк тотылуына китерә. Кастрюльнең капкачын каплагыз, болай эшләгәндә, электр энергиясе 30 процентка кадәр экономияләнә;

суыткычны җылылык чыганагына якын урнаштырмагыз, чөнки суыту камерасы салкынлык тудыру өчен күбрәк энергия сарыф итәчәк. Суыткычны кухняның иң салкынча урынына, мөмкин булса, тышкы дивар янәшәсенә урнаштыру зарур;

суыткычларның А+ класслы камералысы яхшы. Мондый суыткыч, ун ел элек җитештерелгән суыткычларга караганда, электр энергиясен ике мәртәбәгә азрак тота. Әгәр суыту камерасын эзлекле тәртиптә җебетеп, суыткычның арткы диварындагы тузанны әледән-әле сөрткәләп торсагыз, теләсә кайсы суыткыч электр энергиясен азрак сарыф итәчәк;

индукцион конфоркалы плитәләр сатып алырга тырышыгыз, алар тизрәк тә эшли һәм электрны да азрак сарыф итә. Гадәти чуен һәм пыялакерамика конфоркалар кыза, ә индукцион конфорка кызмый, кастрюль яки табаны гына җылыта. Димәк, җылылык бушка исраф ителми. Кайнап чыкканнан соң, ризык әзерләүне түбән температура режимына күчерергә кирәк;

энергиягә сакчыл үтүк (утюг) кулланыгыз. Экономияләү сере – үтүкнең энергиягә сакчыллык функциясенең автомат рәвештә көйләнелүендә. Үтүк тоткычындагы клапан белән эш йөртәсең. Прибор электр челтәренә ялганган булса да, әгәр клапан ябык икән, хәрәкәтсез вакытында ( утыртылган яки тактага яткырылган) үтүк пар чыгаруны автомат рәвештә туктата. Нәтиҗәдә, электр куллану кими;

үтүкләгәндә дә энергияне саклагыз. Кер ахыргача кибеп бетмәсен, каты кипкән кием-салымны үтүкләү өчен кайнаррак үтүк кирәк, ә бу – электр энергиясен күбрәк куллану дигән сүз;
электр чәйнегендәге юшкынны вакытында чистартыгыз, чөнки юшкын җылылык үткәрүчәнлекне киметә. Мондый чәйнектә су озаграк җылына. Иртән чәйнеккә чәшкәгә җитәрлек кадәр генә су агызыгыз, мәсәлән, чәйнекнең дүрттән бер өлеше кадәр.

Кер юу машиналары

Кер юу машиналары иң күп энергияне суны җылыткан вакытында ала. Шунлыктан, кайбер җитештерүчеләр турыдан-туры кайнар суга тоташтырып була торган кер юу машиналары модельләрен эшләде. Алар, салкын су алуга көйләнелгән кер юу машиналары (кер юганда температура 40 градуска җиткерелә) белән чагыштырганда, электр энергиясенә 72 процентка кадәр экономия бирә. Моннан тыш, автомат тапшыргыч керне юу өчен кирәкле кадәр күләмдәге генә суны ала – шул рәвешле электр энергиясе азрак сарыф ителә.
Әгәр бу шарт булмаса, төрле порошоклар һәм өстәмәләр белән, махсус программа кулланып, электр чыгымын киметергә була. Ул 40-60 градус температурада да бик пычрак керләрне агарту мөмкинлеге бирә. Су кайнарлыгын 90 градустан 40-60 градуска төшергән очракта, электрга 25 процентка кадәр экономия ясала.

Тузан суырткыч

Капчыкның өчтән бер өлешендә инде чүп булса, суыру куәте 40 процентка кими, димәк, электр энергиясен куллану көчәнеше дә шул ук күләмгә арта. Тузан суырткыч капчыгын ешрак чистартыгыз.
Көтеп тору режимында калдырылган (розеткадан тартып алынмаган) көнкүреш приборларының һәркайсы электр энергиясен сарыф итә. Уртача зурлыктагы экранлы телевизор (20-21 дюйм диагональле) көтеп тору режимында, ягъни кабызылмаган килеш тә, тәүлегенә – 297 Вт/ сәгать, ә айга – 9кВт/сәгать, музыкаль үзәк айга – якынча 8кВт/сәгать, видеомагнитофон айга 4кВт/сәгатькә якын электр энергиясе ала.
Кәрәзле телефонның ток туплагычы (зарядное устройство) розеткага тоташтырып калдырылган очракта, телефоны булмаса да, җылына. Бу җылыну ток туплагычның барыбер дә электр энергиясен сарыф итүеннән килә. Розеткада гел ялганып торган ток туплагыч 95 процент энергияне бушка туздыра.
Кулланылмый торган приборларны челтәрдән, ягъни розеткадан ычкындыру елына уртача 300кВт/сәгать электр энергиясен экономияләргә мөмкинлек бирә.

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading