16+

Җылытты: әллә инде җәй җитә?

Иртәгә 14 градуска кадәр җылытачак. Яз көткәндә, җәй килеп маташа диярсең.

Иртәгә 14 градуска кадәр җылытачак. Яз көткәндә, җәй килеп маташа диярсең.

Республиканың Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь «ШК»га, алдагы өч көндә җылы булачак, явым-төшемнәр күзәтелми, дип хәбәр итте. Аның сүзләренчә, апрель ае өчен бу аномаль температура санала. Көндез республика территориясендә +14 +19 градус күрсәтсә, төнлә +0 +5 градус булуы көтелә. Һава температурасы нормадан өч градуска югарырак булачак, диде Феликс Гоголь. Пәнҗешәмбе көнне дә югары температура сакланачак.

Кисәк җылытып киткәндә, көчле ташулар булу куркынычы да бар. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә безгә әлегә су басулар күзәтелмәвен әйттеләр. Күп кенә елгаларда су – 100 см га кадәр, ә Мишә, Кече Чирмешән һәм Актай елгаларында 2 метр­га кадәр күтәрелгән. Республиканың күпчелек елгалары һәм сулыкларында суның биеклеге күпьеллык уртача максималь һәм куркыныч күрсәткечләрдән түбәнрәк.
Куйбышев сусаклагычында суның биеклеге Югары Ослан торак пункты янында 7 сантиметрга күтәрелеп, 50,19 метр тамгасында туктап калган. Куркыныч зонага кадәр әле тагын дүрт метр бар.

Түбән Кама сусаклагычында – Чаллы шәһәре янында суның биеклеге 63,35 метр билгесенә җиткән, бу моннан алдагы күрсәткечләргә караганда 2 метрга биегрәк.
Республика территориясендә кешеләр күпләп боз­га керә торган 96 урын контрольдә тотыла, шуларның 53е кулланыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading