16+

Җәйнең соңгы ял көннәрен күңелле итеп үткәрик!

Эссе җәйнең соңгы ял көннәрен күңелле вакыйгалар, истә калырлык мизгелләр белән баетып калыйк, дуслар. Тиздән балаларыбыз мәктәпкә барачак, шимбә-якшәмбеләрне алар белән бергә уздырып, Казанда узучы чараларда катнашып калыйк.

Җәйнең соңгы ял көннәрен күңелле итеп үткәрик!

Эссе җәйнең соңгы ял көннәрен күңелле вакыйгалар, истә калырлык мизгелләр белән баетып калыйк, дуслар. Тиздән балаларыбыз мәктәпкә барачак, шимбә-якшәмбеләрне алар белән бергә уздырып, Казанда узучы чараларда катнашып калыйк.

"Мәдәни мозаика" дип аталган II Республика этноконфессиональ фестивале

27 августта Казансу яр буенда "Мәдәни мозаика" дип аталган II Республика этноконфессиональ фестивале уза. Биредә бәйрәм кунаклары халыкның гадәтикөнкүреш мәдәнияте белән якыннан таныша алачак, шулай ук кул осталарының эшләрен дә күрә алачак.
Вакыты: сәгать 10.00 да
Тарихи техника буенча халыкара фестиваль
27-28 август көннәрендә Kazan Ringта Тарихи техника буенча халыкара фестиваль уза. Россия һәм чит ил коллекционерларыннан егерменче гасыр башы автомобильләре һәм мотоцикллары, хәрби техника һәм сугыштан соңгы чорның данлыклы машиналары тәкъдим ителәчәк. Кунакларны шулай ук "Автосабантуй" дип аталган бәйгеләр, концерт программалары, төнге Казан буенча экскурсияләр, ретропарад көтә.
Вакыты: сәгать 10.00 дә
"Крутушка" VIII Халыкара этник фестивале
"Крутушка" VIII Халыкара этник фестивале шимбә Крутушка бистәсендәге "Байтик" балаларны сәламәтләндерү лагеры территориясындә узачак. Фестиваль программасына заманча этник музыка, кул осталары ярминкәсе, сәнгати һәм фото күргәзмәләр, спектакльләр, мастер-класслар, халык уеннары, этнографик фильмнар күрсәтү, балалар мәйданчыгы кертелгән.
Вакыты: сәгать 10.00 дә
Экологик фестиваль
27 августта "Кырлай" паркында экологик фестиваль узачак. Программада төрле калдыклардан кул эшләнмәләре ясау, балчыктан сыннар әвәләү, эко-букчалар бизәү, чәчәкләрдән композицияләр үрү буенча мастер-класслар һәм бәйгеләр булачак. Рәссамнар арасында чүп савытларын үзенчәлекле бизәү буенча ярыш уздырылачак.
Вакыты: сәгать 12.00дә
Ачык һавада кино
Бүген Казанның Лядская бакчасында ачык һавада "Легенда № 17" фильмы күрсәтелә.
Вакыты: 21.00 сәгатьтә
Акула концерты
Акуланың концерты "Блисс" ретро-клубында үтәчәк. Әлеге популяр җырчы иҗатына гашыйк кешеләргә матур җырлар гына бүләк итеп калмыйча, бию буенча искиткеч шоу да куячак.
Вакыты: сәгать 22.00 дә
"Лабораториум" паркында фәнни яллар
"Лабораториум" паркында фәнни яллар циклы бу ялларда да кызыклы программа тәкъдим итә. Мавыктыргыч шоулар, фәнни мастер-класслар күрәсегез килсә, 27 һәм 28 август көннәрендә бирегә килегез.
Вакыты: шимбә - 13.00 һәм 16.00 сәгатьләрдә, якшәмбе - 11.00, 13.00, 16.00 сәгатьләрдә
Аккош күлендәге баулардан йөри торган парк
Җирдән бер-егерме метр биеклектә урнашкан баулардан йөреп, адреналин аласыгыз килсә, Аккош күленә рәхим итегез.
Вакыты: ял көннәрендә - сәгать 10.00 дән

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading