Шәһри Казан

Җыр дәресе – зачет, инглиз теленә – «почет»!

Мәктәп аттестатында нинди яңа билгеләр барлыкка киләчәк? Ни өчен укытучыларның хезмәт хакында аерма зур? Укучылар инглиз теленнән мәҗбүри БДИ бирергә әзерме? Россия мәгариф министрының фикерләре газета укучыларын да битараф калдырмады.

Укытучылар җитми

Рәсми мәгълүматлар буенча, бүген Россия мәктәпләрендә 11-12 мең мөгаллим җитми. Күпчелеге берничә фәнне берьюлы укытырга мәҗбүр. Россия мәгариф министры Ольга Васильева хәбәр итүенчә, мәктәпләрдә якынча 1,5 миллион укытучы эшли. «Минем бәяләвемчә, безгә тагын 10 процент укытучы җитми. Бигрәк тә чит тел, математика, информатика, физика укытучылары кирәк. Шул ук вакытта башлангыч сыйныф укытучыларына ихтыяҗ һәрвакыт бар», – дип белдерә ул.
 
Шунысы бар: укытучыларның өчтән берен пенсионерлар тәшкил итә. Ә ел саен бюджет урыннарына 60-70 мең кеше мөгаллим һөнәрен үзләштерү максатыннан укырга керә. Аларның исә яртысыннан азы гына мәктәпкә килеп җитә. Яшь белгечләр балалардан, җаваплылыктан һәм эшнең авырлыгыннан курка. Киләчәктә педагогик вузлар мәктәпкә практикага җибәрүгә аерым игътибар итә башлаячак. Практика күләме күбрәк һәм иртәрәк башланачак. Аларны өйрәтү өчен остазлар да билгеләп куярга туры килмәгәе. Алайса яшь белгеч мәктәпнең бөтен проблемалары алдында үзе генә кала. Тәҗрибәле укытучыларның бик сирәге генә аңлату эшләре алып бара.

Кайсы гына төбәкне, районнарны алма, һәрберсендә дә диярлек укытучылар җитмәү проблемасы бар. Казанда яшәүче газета укучыбыз Зинира Гафиятуллина быел IX сыйныфта укучы улының мәктәбендә ярты ел рус телен укытмауларын хәбәр итә. Уку елы башында эшкә килгән укытучы бер атна укыта да китә, шуннан бирле укытучы таба алмауларын хәбәр итә ул. Шулай ук республика районында яшәүче бер танышымның бала ялында булуына карамастан, чит тел укытырга кабат эшкә чыгуын беләм.

Министр Ольга Васильева бу мәсьәләне «Авыл укытучысы» программасы нигезендә хәл итәргә өметләнә. Кечкенә авыл һәм шәһәрләргә эшкә кайткан укытучыларга – 1 миллион, ә Ерак Көнчыгышка эшкә китүчеләргә 2 миллион сум түләячәкләр. «Проектның сайты эшли башлады. Анда төрле вакансияләрне, мәктәпләр исемлеген, шартлар һәм хезмәт хакларын күрергә мөмкин. Шулай ук министрлыкка мөрәҗәгать итәргә була. Яшьләрне генә түгел, 55кә кадәрге тәҗрибәле белгечләрне чакырабыз. Шәһәрдәге фатирны олы балаларына калдырып, яңа җирлектә тормыш башлап җибәрергә һәм авыл хуҗалыгы эшләре белән шөгыльләнергә мөмкин. Бу тәкъдим күпләрне кызыксындырыр», – ди ул.

Укытучылар әлеге сайтта теркәлеп, үзләре теләгән мәктәпне сайлап кына калмый, билгеле бер шартларны да үтәргә тиеш. Белгечләр сайлап алган мәктәптә 5 ел эшли. Укытучының дәресләре 18 сәгатьтән дә ким булмас­ка тиеш. Укытучының квалификациясе булуы һәм һөнәри эшчәнлеге буенча таләпләргә туры килүе шарт. Гаризаларны 15 апрельгә кадәр тапшырырга мөмкин. «Авыл укытучысы» программасында, гомумән, 4 мең 500ләп укытучы катнашыр, 2020 елда бу акчаны 1,8 мең кеше алыр дип көтелә.

Яңа система

Реклама

Мәктәп аттестатында яңа билгеләр барлыкка килә. Рәсем, музыка һәм физкультура буенча «зачтено» гына куярга мөмкиннәр. Гомумроссия әти-әниләр җыелышында балаларның әлеге фәннәр буенча уңышларын шулай итеп бәяләргә кирәк, дигән тәкъдим күпләрне битараф калдырмаган. «Күпчелек мәктәпләрдә күптәннән шундый система эшли. Ә аттестат алу вакыты җиткәч, төрле билгеләр куела – «3», «4», «5». Хәзер төп урта һәм гомуми урта белем бирү танык­лыгын тапшыруның яңа кагыйдәләре әзерләнә. Күп нәрсәне мәктәп үзе хәл итә. Һәрбер бала йөгерергә, сикерергә, рәсем ясарга, җырларга ярата. Әмма барысының да бишлелек кенә килеп чык­мый. Аттестатка «3»лене аның музыкаль сәләте булмаганга гына кую дөрес түгел», – дип саный Ольга Васильева.

Аерым фәннәр, бигрәк тә чит телдән Төп дәүләт имтиханын тапшыру буенча сораулар туып тора. Аеруча 2022 елда инглиз теленнән мәҗбүри БДИ тапшырырга кирәк булачагы да куркыта. Министр, IX сыйныфтан соң бернинди яңа мәҗбүри имтиханнар булмый, дип белдерде. «Балалар элеккечә рус теле, математика һәм ике предметны сайлап имтихан тапшырачак. БДИга килгәндә, чит тел укуга бәйле проблемалар бар. Әмма бүген тел белү мөһим. Ул һәркем өчен эш коралы кебек булырга тиеш. Без 19 төбәкне сайлап алдык. Киләсе елдан имтиханны аларда үткәреп караячакбыз. Беренче нәтиҗәләрне карарбыз һәм азаккы фикергә килербез. Чит телдән БДИны ике дәрәҗәгә бүлеп имтихан бирдертү варианты карала. Аның база өлешен бөтен укучы да бирә ала торган була. Профильне тел белгечлегенә укырга керүчеләр тапшыра ала», – ди министр.

Фәннәрне укытуга килгәндә, алар буенча аерым яңа мәктәп стандартлары әзерләнә. Алар инде 2021 елдан ук эшли башларга тиеш. Мәгариф министры Ольга Васильева сөйләвенчә, кагыйдәләрне, тема, күнекмәләрне кайсы сыйныфта укучыга ничек өйрәтергә кирәклеге хакында яңа таләпләр булачак. Бүгенге заманда үзгәрешләрсез мөмкин түгел.

Хезмәт хакы турында

Укытучыларга хезмәт хакын яңача түләячәкләр. Россиянең Мәгариф министрлыгы укытучыларның хезмәт хакына кагылышлы төзәтмәләр әзерли. Алар мәктәп укытучыларының хезмәте өчен түләүнең структурасын үзгәртәчәк.

Министр Ольга Васильева белдерүенчә, кайбер төбәкләрдә укытучыларның төрле өстәмәләрсез булган реаль хезмәт хакы бик түбән. «Без әле укытучыларның хезмәт хакы фондының 70 проценты гарантияләнгән рәвештә бер ставка окладларына китсен (ягъни 1 атнага – 18 дәрес) өчен көрәшәбез. Һәм калган 30 проценты гына төрле өстәмәләргә бүленергә тиеш. Барысы да бу «70кә 30» пропорцияне үтәми. Еш кына төбәкләрдә тәкъдим иткән эш хакы хисапларындагы саннар педагог­ларның өстәмә сәгатьләр алу исәбенә генә барлыкка килә», – ди Васильева.

Әле Хезмәт кодексына төзәтмәләр әзерләнә. Алар нигезендә, хезмәт хакы түләүнең бердәм моделе булдырылачак. Бу үзгәрешләр хезмәт хакы буенча төп гарантияләрне билгеләргә ярдәм итәчәк. Шул ук вакытта министр яңа мәктәп стандартларында укытучыларның эш күләме шактый кимергә тиеш­леген дә әйткән. Педагоглар нибары 4 документ – предмет буенча эш планы, календарь-тематик план, электрон журнал һәм электрон көндәлек тутырырга гына тиеш булачак. Бәлки киләчәктә өстәмә эшләр, кәгазь боткасына нокта куелыр.

Фото: ШК архивыннан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: