16+

Өйрәнгәндә авыр булса, «янгын»да җиңел булыр

Башкаланың Чистай урамында урнашкан «Татнефть-Арена» боз сараен 23 апрель­дә янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм, медицина катастрофасы машиналары уратып алган иде. Биредә тамаша барган вакытта янгын чыккан, химик матдә таралган. Беренчел мәгълүматларга караганда, 20 кеше зыян күр­гән.

- Шөкер, бу өйрәнүләр генә. Универсиада узганда иминлекне тәэмин итү өчен югары әзерлектә булу зарур. Шунлыктан «Татнефть-Арена» спорт комплексында чынбарлыкка якынайтылган өйрәнүләр оештырылды, - дип тынычландырды Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Орлов.
Казанда «һәлакәтне» бетерү өй­рә­нү­ләре шулай ук «Киндери-500» подстанциясендә дә барды. «Татнефть-Арена» комплексындагы кү­­некмә­ләр­дә шәһәрнең «Горводзеленхоз» тресты лабораториясе белгечләре төтеннең составын ачыклады. «Өйрәнү­ләрдә «Казан органик синтез», «Синтетик каучук» заводларының коткару отрядлары, хәтта Самара­дан радиация-химик саклану үзәге ротасы да катнашты. Барлык структуралар бер­дәм­лек күр­сәтте, «янгын» сүн­дерелде, «тамашачылар» коткарылды. Монысына 25 махсуслаштырылган техника, 70 хез­мәт­кәр җәлеп ителде. Әгәр һәлакәт колачлырак була икән, көчләр дә күбрәк китереләчәк: техник мөм­кинлекләр һәм кадрлар бар. Өйрәнүләргә «яхшы» билгесе куелды», - диде Андрей Орлов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading