16+

Әйтер сүзебез бар. Акча да булса...

«Татарстан киносы «алтын чор»ын кичерә»...

Әйтер сүзебез бар. Акча да булса...

«Татарстан киносы «алтын чор»ын кичерә»...

Мин уйлап чыгарган сүзләр генә түгел бу, республикабыз кинематографистлары үзләре шулай дип белдерде. ТНВ телеканалында елга әллә ничә тапкыр кабатлап күрсәтә торган һаман да шул бер үк артистлар катнашындагы спектакль-фильмнарны чын кино белән бутамаучылар әлеге фикер белән килешеп бетмәс, мөгаен.
Ә кайда соң ул «алтын» әсәрләр дигән сорау туса да, аптырарлык түгел. Татарстан режиссерлары «алтын чор» диләр дә диюен, тик, ни кызганыч, авыз тутырып, менә ичмасам яхшы фильм, дип әйтерлек эшләр генә бик күренми. Тугызынчы тапкыр халыкара дәрәҗәдәге кинофестиваль үткәрәбез, ә шунда «менә бит!» дип борын чөеп мактанырлык эшләр генә тәкъдим итә алмыйбыз.
Дөрес, Татарстан кинематографистларының эшләре мөселман кинофестиваленең конкурс программасына керми калганы юк әле. Икәү, өчәү керә, быел менә - алтау. Ә Ираннан ел да биш-алты фильм кабул ителә. Һәм биш-алты номинация буенча бүләкне дә алар алып кайтып китәләр. Безгә исә алкышлар, рәхмәтләр һәм «Казан - искиткеч шәһәр!» кала.
Быелгы фестивальнең конкурс программасына Мәскәү режиссеры М.Швачконың «Уен азагы» дип аталган кыска метражлы нәфис фильмы, үзебезнең «Татармультфильм» студиясе әгъзасы С.Киатровның дүрт мультфильмы һәм Д.Тархановның «Игътибар үзәгендә - кеше» документаль картинасы кергән иде. Максим Швачко тумышы белән Казаннан, алай гына да түгел, Камал театры режиссеры Фәрит Бикчәнтәев белән алар икетуган икән. Картинада да Бикчәнтәевләр гаиләсе тулы составта диярлек катнашты: Наилә Гәрәева, Люция Хәмитова, Йосыф Бикчәнтәев. Фильм Аргентина язучысы Хулио Кортасарның шул ук исемдәге хикәясенә нигезләнеп төшерелгән. Сценарий авторы Илгиз Зәйниев вакыйганы чиста татар авылына күчергән, геройларны да татарлаштырган. Кино тәмамланганнан соң, тамашачылар арасында: «Әсәрләрен фильм итеп төшерерлек үзебезнең татар авторлары табылмадымыни?» - дигән сорау яңгырады. Картинаның операторы яшь режиссер Илшат Рәхимбаев: «Кортасарның тамырлары татарларга барып тоташа», - дип шаярткан булса да, моңа җитди җавап та бар икән. Анысын режиссер ярдәмчесе һәм сценарий авторы Илгиз Зәйниев бирде: «Кызганыч, кино төшерик, дигән тәкъдим татар режиссерларыннан түгел, ә Мәскәүдән булды. Швачко нинди әсәр белән килсә, шуны кабул иттек. Ул татар гореф-гадәтләренә ихтирам белән карады, фильмда аларга зур урын бирелде».
Алты эш катнашкач, бик җиткән, тагын нәрсә кирәк, диярсез. Ләкин кинематограф турында сүз алып бару өчен тулы метражлы нәфис фильмнарның булуы кирәк. Быел алар юк. Татарстан режиссеры Алексей Барыкин «Заступница» дип аталган кино төшергән төшерүен. Рольләрдә Дмитрий Дюжев, Николай Бурляев, Ирина Купченко, Ольга Будина кебек танылган Россия артистлары уйнаган. Бюджеты да «ничава» - 3,5 миллион сум. Тик Казан иконасы турындагы картина конкурс программасына үтмәгән. «Ул сәяси сәбәпләр аркасында кертелмәде. Үзәктә христиан дине бит. Фестивальне оештыручы булсам, мин үзем дә шулай эшләр идем», - ди А.Барыкин. Акчасы да меценат тәңкәләре. Ни кызганыч, кино төшерүгә дәүләттән шуның кадәр сумма бүлеп бирелү турында сүз дә була алмый. Әнә, Үзбәкстаннан килгән кинематографист Аюб Шахобиддиновның әйтүенчә, аларда дәүләт һәр картина өчен 200000 доллар бүлеп бирә һәм бу акча җитәрлек була икән. Ә бездә кино сәнгате хәйрияче заказын үтәү бәрабәренә үсәргә мәҗбүр. Мондый алга китешнең нинди булуын чамалавы кыен түгел.
Татарстанда яхшы нәфис фильмнарның төшерелмәвен дә кино осталары шул акчасызлыкка сылтый. «Әйтер сүзебез бар безнең, акчасы да булса...» - ди Татарстан кинематографын җилкәләрендә күтәреп баручылар. Николай Морозов үз картинасын тиешле акча бүлеп бирелгәнче үк төшерә башлаган. «Финанслауны көтеп торсаң, яхшы кадрны «эләктереп» калырга өлгермисең», - ди ул. Ярый да, акчасы кайчан түләнсә дә түләнер, «эләктереп» калыйк, дип йөрүче энтузиаст актерлар булса. Узган ел фестивальдә катнашкан «Эт» картинасының режиссеры Фәрит Дәүләтшин фильмның нибары 50 мең сумга төшерелүен һәм артистларга бөтенләй түләнмәвен сөйләп гаҗәпләндергән иде инде.
Тагын бер проблема бар әле Татарстанда. Анысы - кинопрокат мәсьәләсе. Яхшы дип саналган фильмнарны да карау мөмкинлеге юк. Үзебезнең режиссерларның эшләрен Казан кинотеатрлары бушка да алмый икән, телеканаллар да андыйларга кызыкмый. Бардыр ул кино Татарстанда, хәзер үсеш чорын да кичерәдер бәлки. Тик һаман да шул бер балык башына гына корылган ярым спектакль-ярым фильм гына карап яшәгән халыкка: «Юньле кино да төшерә белмиләр инде», - дип уфтанырга гына кала шул. Әле анысы да аңлы халык кына зарлана, калганнар үлә-бетә шул тәти картиналарны карап утыра. Һәм шулардан чыгып, Татарстан киносы турында фикер йөртә.
Бер матбугат очрашуында «Татаркино» директоры Владимир Батраков: «Кинофестиваль оештырылмаса, бездә гомумән кино булмас иде. Ул Татарстан кинематографын үтермичә тотып тора», - дип белдергән иде. Безнең кино шулай үлмичә «эленеп» торган арада, Үзбәкстан, Казахстан, Әзәрбайҗан кебек илләр алып килгән картиналар халык күңелен һәм жюри мәхәббәтен яулый тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading