16+

Юдино әле «йөзеп» китәчәк

Казанның Юдино бистәсе узган ел үзенең 100 еллык олуг юбилеен билгеләп үтте.

Юдино әле «йөзеп» китәчәк

Казанның Юдино бистәсе узган ел үзенең 100 еллык олуг юбилеен билгеләп үтте.

– Татарстан Президенты теләктәшлегендә, Юдино бистәсе яңа дә­рәҗәгә күтәрелде, – диде башкала мэры Илсур Метшин «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.
Юдинода күп фатирлы торак йортлар, юллар белән беррәттән спорт корылмалары да төзекләндерелде.

– «Локомотив» стадионына инде – 62 ел. Биредә ясалма чирәмле футбол кыры төзелде, әлеге стадионда төзекләндерү эшләре дәвам итә. Юдинода быелның март аенда боз сарае ачыла. Юдинода киләчәктә йөзү бассейны да төзү ниятләнелә. Гомумән, Казанның һәр районында бассейннар төзү максат итеп куелган, – дип сөйләде физкультура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова.

Казанда алты елда 93 универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән. Моның өчен 253 миллион сум акча тотылган. Узган ел 12 спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылган. Казан федераль университеты, 22нче мәктәп, «Олимпиец» спорт комплексы, «Баско» боз аренасы кече футбол кырларына ия булган. Клара Цет­кин урамында «Балыкчы бакчасы» («Сад рыбака») янында да мини футбол кыры төзелгән. ­«Пламя» балалар җәйге сәламәтләндерү лагере, 113нче һәм 100нче мәктәп­ләр укучылары яңа волейбол-бас­кетбол мәйданчыгына сөенгән. Шул ук 100нче мәктәптә һәм 5нче гимназиядә күнегүләр мәйданчыклары барлыкка китерелгән. Әле 5нче гимназия белән 35нче лицей ясалма япмалы, җылытылган бүлмәләре һәм трибуналары булган хоккей тартмаларына да тиенгән. 
– Федераль бюджет ярдәмендә Дәрвишләр бистәсендәге «Ракета» спорт-сәламәтләндерү комплексында йөзү бассейны, ә «Савиново» спорт мәктәбе территориясендә яңа футбол кыры барлыкка китерелде. «Касатка» балалар-үсмерләр спорт мәктәбендәге бассейн, «Стрела» балалар-үсмерләр спорт мәктәбендәге футбол кыры, шулай ук «Экран» балалар сәламәтләндерү үзәге төзекләндерелде, – дип әйтеп үтте үзенең чыгышында Светлана Вострикова.
Яңа Савин районында Гаврилов урамы, 48б адресындагы футбол кыры төзелешенә үзгәрешләр кертеләчәк.

– Гаврилов урамында футбол кыры төзү белән генә чикләнү дөрес булмас, чөнки ул тирәдә өч мәктәп урнашкан. Футбол кыры белән беррәттән ике катлы, җылытылган спорт корылмасы да төзү кирәк булыр, – дип үз фикерен әйтеп куйды мэр Илсур Метшин.
«Физкультура һәм спорт комитеты хәзер Үзәк стадионга күченде, хезмәт шартларыбыз бик әйбәт», – дип, шәһәр җитәкчелегенә рәхмәт әйтте Светлана Вострикова.

Казанда 2053 спорт корылмасы исәпләнә, шул исемлектә: 15 стадион, 381 спорт залы, 63 бассейн.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading