16+

Юл кадерен белмибез

Быелга республикада юллар төзү һәм төзекләндерү эшләренә төрле бюджет чыганакларыннан 11,7 миллиард сум билгеләнгән.

Юл кадерен белмибез

Быелга республикада юллар төзү һәм төзекләндерү эшләренә төрле бюджет чыганакларыннан 11,7 миллиард сум билгеләнгән.

Татарстан Президенты Рөс­тәм Миңнеханов Министрлар Кабинетында юллар төзелешенә кагылышлы киңәшмәдә: «Юлларда кеше тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч яный торган авыр хәлләр булмасын. Иң мөһиме - юлларны карап тоту. Бигрәк тә кышын бу мәсьәләгә аеруча җитди карарга кирәк», - дигән иде.

Юл газабы - гүр газабы, дигән борынгылар. Мин үзем дә заманын­да бата-чума әллә ничә чакрымнарны җәяү йөргән кеше. Хәзер дә республикада күп авылларга асфальт юллар кермәгән әле. Саз еруның нәрсә икәнлеген яхшы белә андый авылларда яшәүчеләр. Шөкер, Балык Бистәсе районында юллар төзелеше буенча зур эшләр башкарылды. Туган авылым Кү­кигә, күршедәге Ямаш белән Балтач авылларына да асфальт юллар тоташты. Шушы авыллар арасындагы «юлларда» тәгәрмәчле трактор яртылаш бата торган чокырлар бар иде бит. Бүген җиңел автомобильләрдә җырлый-җырлый җилдерәбез. Кыш көне дә батып калу юк. Юл хуҗалыгы машиналары төнлә дә, иртән дә карны чистартып узалар. Язгы якларда юл эшчеләре авылларга килеп, кар сулары агу өчен ерганаклар казып йөри хәтта. Ни кызганыч, ир-егетләре булган шәхси хуҗалыкларның кайберләре өйләре каршындагы асфальт юл читенә су ерганагы казымый. Кар-яңгыр сулары юл өстеннән ага, шул сәбәпле асфальт яргалана. Юл кадерен белмибез. Бу сүзләремә, бәлки, кайберәүләр: «Үзең казы!» - дияр. Казыйм. Капка төбенә генә түгел, урамдагы чокырларга вак таш та бушатам әле. Йөк машинасында китертерлек акча юк, чиләк белән ташыйм. Хатын: «Җиңел автомобильдә дөньяда бер син генә таш ташыйсыңдыр», - ди. Йортларда икешәр-өчәр машина хәзер, һәр кеше бер чиләк кенә алып кайтса да, ныклы юл өс­леге барлыкка киләчәк. Татарстан Президенты да әнә: «Иң мөһиме - юлларны карап тоту» - ди бит.

Янә акчага әйләнеп кайтсак, «Куркынычсыз юллар» проекты кысаларында, Татарстанга 1 миллиард 825 миллион сум Россия хөкүмәтеннән бирелгән. Проектны «Бердәм Россия» сәяси партия­се әзерләгән. Татарстанда бу җәйдә 31 000 бакчачылык ширкәтен сөенеч көтә. Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин әйткәнчә, бакчачылык ширкәтләренә асфальт юллар сузылачак, әлеге эшләрне башкарырга республика бюджетында 300 миллион сум каралган.

Татарстанда автомобиль юлларының гомуми озынлыгы - 38 111 километр. Шуның 1 064 километры - федераль, ә 13 380 километры - төбәк әһәмиятендә­геләр. Җирле кулланылыштагы юллар - 23 667 километр.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading