16+

ЮРГАНЫҢА КАРАП АЯК СУЗ Яки 692 СУМ 17 ТИЕНГӘ ЯШӘП БУЛАМЫ?

Кем ничек яши инде анысы: көненә ун тәңкә акча тотып җан асраучысы да, ун меңен туздыручылар да шактый. Шуңа күрә, юрганыңа карап аягыңны суз, диләр дә инде ул. Әнә Росстат елга әллә ничә тапкыр җан башына никадәр азык-төлек, кием-салым, ЖКХ түләүләрен исәпләп азаплана. Аның кием-салымын, аяк киемен дә ничек кирәк...

ЮРГАНЫҢА КАРАП АЯК СУЗ Яки 692 СУМ 17 ТИЕНГӘ ЯШӘП БУЛАМЫ?

Кем ничек яши инде анысы: көненә ун тәңкә акча тотып җан асраучысы да, ун меңен туздыручылар да шактый. Шуңа күрә, юрганыңа карап аягыңны суз, диләр дә инде ул. Әнә Росстат елга әллә ничә тапкыр җан башына никадәр азык-төлек, кием-салым, ЖКХ түләүләрен исәпләп азаплана. Аның кием-салымын, аяк киемен дә ничек кирәк...

«Кит аннан!..»
Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева белән кибеткә чыгып, аңа 692 сум 17 тиенлек ризык алырга кушкач, Лилия шок хәлендә диярлек калды: «Кит аннан, ни алыйм ди мин ул акчага!» Мин аңа рационда булырга тиешле азык-төлекне саныйм, Лилия көлә тора.
«Бәрәңге белән итне кибеттән алмыйбыз инде без, - ди Лилия керә-керешкә. - Авылда әти-әни яшәгәч, алар да җибәрә, үз бакчабызда да үсә. Ә болай чиста сыер итенә исем китми. Мин тавык белән балык яратам».


Лилиянең ире Илсур кибеттә йөрергә яратмый икән, шуңа азык-төлекне җырчының үзенә алырга туры килә. Ә болай хуҗабикә азык-төлек алганда гаиләсендәге һәр кешенең яраткан ризыкларын истә тота. Уллары Данил белән ире Илсур ирләрчә ризыкларга өстенлек бирә - алар һичшиксез итле, туклыклы булырга тиеш. Кызы Эльвина белән үзе җиләк-җимеш, яшелчә ярата икән. Ризыкны исә Лилия өч кеше исәбеннән алырга булды: «Кечкенә кызыбызны ашаучылар исемлегенә кертеп булмый, ул ботка ашый да җиләк-җимеш ашый», - диде ул. Шулай итеп, 692 сум 17 тиенне өчкә тапкырлап, 2076 сум 51 тиенлек бюджетка сыеша башладык.
Иң беренче чиратта кәрзингә җиләк-җимеш - виноград, алма, груша, помело, әфлисун, грейпфрут һәм банан керде. Сырдан «Костромской» сайланды, эремчектән 49 сум 95 тиенлек «Простоквашино», 45 сум 90 тиенлек «Вамин»ның ак мае, 28 сум 25 тиенлек үсемлек мае... Тавык итеннән әзерләнгән казылык, 235 сум 15 тиенлек креветкалар, чәйдән «Майский» белән «Тесс» дигәнен сайлады Лилия. Ярмалардан әллә нинди ялтыравык каплы, кыйбатлыларга бармыйбыз да - капка килолап үлчәнгән 900 граммлык карабодай һәм дөге ала җырчы. Балалары печенье ише нәрсә яратканга, андый баллы камырлар тезелгән витрина янында шактый сайлана ул. Үзенә исә «Нестле Фитнесс» иртәнге ашын ала.
- Җырчы булгач, иң әүвәл тазартмый торган ризыкларга өстенлек бирәм, - ди Лилия, кассада торганда. - Чи килеш ашала торган яшелчәме ул, җиләк-җимешме... Әле менә ипине дә алмый идем, кирәк, дидең бит. Бездә күптән ипи ашалмый. Илсур әллә нигә бер ашаса гына.
Бер атналык ризык алганда, Лилия: «Без, гадәттә, атналап ризык җыймыйбыз үзе, - ди. - Мин ике-өч көнгә бер алам. Шулай иткәндә, азык-төлек тә искерми, күтәреп кайтырга да авыр түгел». Тәмләткечләр янында сайланып торганда исә: «Боларның күбесендә химиядән кала нәрсә юк. Шуңа мин аларны бик сирәк кенә алам. Бөтен тәмләткечем - үз бакчамныкы».
Кассада Лилия җыйган азык-төлек бәясен карыйм - 1795 сум 73 тиен. Тырыша торгач, 280 сум 78 тиен артып та калган. Анысына кызыма нинди дә булса уенчык алып куандырыйм дигәч, күрше уенчыклар бүлегенә керәбез. Әмма Маша исемле курчак «бюджетка» сыешып бетә алмады - әни кеше аның өчен 650 сум акча түләде.
692 сум җитәргә дә тиеш кебек. Әмма ризык ала башласаң, аңа әллә нәрсә алып булмый шул, - ди Лилия кулланучы кәрзине турында. - Бу сан минем кебек хезмәт хакына гына яшәмәгән кешеләргә көлке тоела. Алай да, мөмкинлегем бар дип, кыйммәтле кибетләргә генә йөрмим. Юл буендагы кибеткә дә керергә мөмкинмен. Һәртөрле сатып алучы кебек үк, бозылган эремчекләр, тавык һәм балыкларга юлыкканым бар.

«Үлеп тә булмый, кешечә яшәп тә»
Зөлфәт Зиннуровның 692 сум 17 дигән суммага реакциясе корт чаккан кебек булса да, атналык азык-төлек алырга чыгарга булды ул. «Мин нәкъ халыкча - бер тиен дә арттырмый җыячакмын», - дип тә ышандырды. Аяк өшетеп, кул туңдырып, базарга киттек. Ул базарда кибеткә караганда тәмлерәк, «свежийрак» азык-төлек сатыла дип саный икән. Хатыны белән 5 айлык кыз үстерүче Зөлфәт, әти булганнан бирле, азык-төлек алып кайтуны үз өстенә алган. Әмма ашамлык алганда бик күп «ски»ларга игътибар итәсе икән аңа: тавык ите ярамый, җиләк-җимешләр дә күкрәк сөте имүче Зәлиядә аллергия китереп чыгара, сөт ризыкларының майсызландырылганын алырга кирәк... Зөлфәтнең «халыкныкы» булуы базарга кереп, сәүдә рәтләре арасына үтү белән күренде. Татар апасымы ул, марҗамы - татарча исәнләшеп, хәл-әхвәлләрен сораштырып сүзен башлый ул. Кәнишне, тегеләре шундук эреп тә төшә.
- Җиләк-җимешнең бер төрен дә ашамыйм, - ди Зөлфәт, җимеш рәтләрен урап узып, - хатынга да аларның берсе дә ошамый. Тә-әк, күркә ите белән куян ите өйдә бар, бәрәңге белән яшелчәнең авылдан килгәне җитәрлек. Ә менә калган әйберләрне җыябыз хәзер.
Беренче булып сайлаган 30 сумлык чөгендерне Зөлфәт үзенчә пешерә икән: юып, баш-башларын кисә дә өсте каплаулы пыяла тәлинкә белән 20 минутка микродулкынлы мичкә куя. Ике сәгать буе газда тотып интегәсе түгел икән. Көн саен бер баш суган ашыйм, ди ул, шунсыз ашым аш түгел, дип тә өсти. Аннары чикләвек ярата (100 тәңкәлек атналык «лимит» ала), яраткан сөт ризыклары өчен 125 сум 05 тиенен калдыра. 117 сумлык скумбрия, 117 сумлык помидор белән кыяр, 105 сумлык «Ламбер» сыры, 15 сумлык кәбестә, 40 сумлык карабодай, 17 сумлык тары ярмасын 3 сумлык пакетка салабыз. 14 сум 30 тиенлек батон да ала. Карабодай ярмасы янында көлешеп тә алабыз: «Менә 5 килолыгын ал», - ди сатучы. «Булмый, апа җаным, - ди Зөлфәт. - Алдагы атнаның бюджетына керергә рөхсәт юк». Безнең минималь яшәү кәрзиненә азык-төлек сайлавыбызны белгәч исә, апа өстәп тә куя: «Алай минималь кәрзин дип йөрисез икән, сатулаша да белергә кирәк. Алдан әйткән булсаң, бераз төшереп сатар идем».
Зөлфәт белән алган товарны санап караган идек, 683 сум 08 тиенлек акча тотуыбыз ачыкланды. Әле безнең 8 сум 37 тиен артып та калган!
- Мин бит лимон алырга онытканмын! - ди Зөлфәт. Аннан сатучыдан сигез сумлык итеп лимон сайлата. - Тугыз сумлыгын алырга акчам юк, ваграгын үлчәгез.
Электрон үлчәүдә 8 сум күренгәч, икәүләп җиңел сулыйбыз. Төп-төгәл 692 сумга сыештык бит әй!
- Көлке түгел инде миңа ул минималь кәрзин дигәнең. Төрле кеше бар бит, - дип нәтиҗә ясый егетебез, пакеты белән машинасына таба атлаганда. - Ул акчага шул кабыргаларың күренерлек итеп тукланып була инде. Үлеп тә булмый, кешечә итеп яши дә алмыйсың. Иң дөресе - җан асрау инде. Ә болай ризыкны бәясенә карап җыйганым юк. Нәрсә телибез - шуны ашыйбыз, Аллага шөкер анысы. Бөтен кеше дә тамагы да, күзе дә туйганчы ашый алса иде дип теләп калам.

242 сум 63 тиен - әҗәткә
Альбина Апанаева алдан ук билгеләнгән лимитка сыеша алмаячагын тәгаенләп куйды. Кулында әнисе язып җибәргән исемлек алда телгә алынган кулланучы кәрзинендәге күп кенә пунктларга туры килә булып чыкты. Тәк, хәзер рәт араларында шул кирәкле ризыкны җыясы гына калды...
- Минем иң яраткан ризыгым - сөт товарлары. Эремчекме ул, сырмы, татлы сөт батоннары булсынмы - алар көн саен кулланыла торган ашамлыклар. Яшелчә һәм җиләк-җимеш тә рационда өзелеп тормый. Алар файдалы да, гәүдәне дә формада тотарга ярдәм итә. Балык белән тавык яратам.
Читтән генә Альбинаны күзәтәм - ул һәр этикеткага игътибарлы. Кайчан чыккан, кулланылу вакыты кайчанга кадәр - берсе дә күз уңыннан читтә калмый. Алма, грейпфрут һәм кытай кәбестәсе сайланды. 30 сум 95 тиенлек сөт, 34 сум 34 тиенлек килолап сатыла торган ак май кисәге, 77 сум 63 тиенлек «Российский» сыры, 46 сум 90 тиенлек үсемлек мае... Әлегә һәр азык-төлек халыкчан бәягә, дип нәтиҗә ясыйм. Кулланучы кәрзиненә кергән ярмалар да очсыз гына бәягә сайланды - дөге 38 сум 75 тиен, карабодайның 900 граммы өчен 34 сум 90 тиен.


- Туңган балык аласым килми, мин суытылганны алырга күнеккән. Ә менә тавыкны алырга туры киләчәк, - ди Альбина, Чаллы тавыгын сайлап. - Итсез яшәп булмый бит инде. Ипине исә бөтенләй ашамыйм.
Альбинаның кәрзиненә тагын чәй, сөт ризыклары, печенье, йомырка, тоз, кетчуп, туңдырылган яшелчә һәм он өстәлә. Кассага җитәрәк акция буенча 99 сум 90 тиенлек каплы кәнфиткә үрелә җырчы. «Монысы халыкчан түгел», - диюемә: «Мин акцияләрне калдырырга яратмыйм инде», - дип акланып көлә. Кассир шапылдатып 934 сум 80 тиенлек итеп санауга, мин көләм: «242 сум 63 тиенне кемнән алып торасың, әҗәткәме?» Акция буенча сатылган кәнфит белән 159 сум 38 тиенлек тавык харап итте дигән нәтиҗә чыгарабыз...
Инде пакетларны алып, машинага төягәндә, Альбина минималь кәрзингә кагылышлы фикере белән уртаклаша:
Һәр тиенне кысып кына тотсаң, бәлки, 692 сум 17 тиен бер атнага җитәдер дә. Ике килолык онны, бер кило карабодай ярмасын бер атнада ук тотып бетермисең бит инде. Әмма минем өчен әлеге сумма бик аз. Ризыкны акчага карап җыймыйм, теләгән һәр нәрсәне дә алам. Һәр кеше үзе теләгән ризыкны ала алырлык илдә яшәсәк иде, әлбәттә... Мин үзем сөтле чәй белән варенье яратам. Иң төп ризыгым шул. Әни белән бергә яшәгәч, күбрәк аш әзерләү мәшәкате аның өстендә. Салатлар ясау исә - минем вазифа. Күбрәк кибеткә йөрим, базарга бик сирәк чыгам, - дип саубуллаша кыз.

Чыкмаган җан гына
Әйе шул, атнага 692 сум 17 тиенлек кенә ашый башласаң, шул чыкмаган җаның гына калыр да. Үзең ничек тә түзәсең, бала-чагаң булса, аны тәмле ризыктан, тәм-томнан бер дә өзәсе килми шул. Ипи, ярма, сөт белән генә дә гомер итеп була. Әмма кешечә югарылыкта яшисе килә шул. Шуңа да ул минималь туклану кәрзине елдан-ел «симерсен» иде дип телисе килә. Ә «диеталар» аны читләтеп үтә күрсен...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading