Шәһри Казан

Юстиция министры “Татфондбанк”та акчасы калган гражданнарга: Без төрле юллар эзлибез

Татарстанның юстиция министры Лариса Глухова Үзәк банк тарафыннан лицензиясе алынган "Татфондбанк"ка нисбәтле барлык эшләрне дә закон нигезендә башкарырга кирәклеген белдерде.

Бу хакта ул бүген "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалының "Адымнар" информацион-аналитик тапшыруына биргән интервьюсында әйтте.

Реклама

Лариса Глухова бүген Татарстан Республикасы сәүдә сәнәгать палатасына "Татфондбанк"та акчалары калган гражданнар һәм юридик затлар белән очрашуга килгән. Вазгыятькә бәя биреп, ул: "Монда үзенчәлекләр бик күп, һәр очрак бер-берсеннән аерыла. Шуңа күрә, суд эшләре алып барганда, моңа аеруча игътибарлы булырга кирәк. Махсус белгечләр халыкка ярдәм итү өчен бүген бар көчен куя. Без иртәдән кичкә кадәр төрле юллар эзлибез", - дип белдерде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: