16+

Залесный бистәсендә «Салават күпере» комплексы төзелә башлады

Залесный торак массивында 400 га мәйданлы «Салават күпере» торак комплексын төзү буенча масштаблы проектка конкурс 2011 елда игълан ителгән иде. Планлаштыру проекты «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерцияле булмаган оешма заказы буенча «Татинвестгражданпроект» ДУП тарафыннан башкарылды.

Торак комплекста, шул исәптәп социаль ипотека программасы буенча, 1,5 млн. кв.м торак торгызылачак. «Салават күпере», 50 мең кеше халкы белән, үзенең эшлекле һәм административ үзәге булган шәһәр булырга тиеш. Анда 22 балалар бакчасы, 7 мәктәп, берничә паркинг булачак дип планлаштырыла. Өй туйлары исә 2015 елда ук үтәр дип көтелә. Инфраструктура булдыру бурычы «ТАИФ» компанияләр төркеме җилкәсенә төшәчәк.
«Салават күпере» торак комплексын төзүгә старт бирүдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, «ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерцияле булмаган оешмасының башкарма директоры Тәлгат Абдуллин катнашты. Р.Миңнеханов, тантаналы сүз белән чыгыш ясаганда, төзелә торган комплекста үсеш алган социаль инфраструктура булачагын билгеләде. «Без зур проектка старт бирәбез. Бу безнең торак фондыбызның иң эре проекты булачак. Биредә яшәүче халык кирәк булган барлык социаль хезмәтләргә ия булырга тиеш», - дигән теләген белдерде ТР Президенты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading